Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген - 6 февраль көнне үзенә төпле белем һәм тәрбия биргән Меңнәр мәктәбендә булып, укытучылар, укучылар белән очрашты, чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты.
Энгель Нәвап улы укыган елларын, белем биргән укытучыларны олы хөрмәт белән искә алды. Тормышта, җитәкчелек эшендә район һәм кешеләр язмышы, киләчәге өчен җаваплы карарлар кабул иткәндә һәрвакыт үзенә белем бирүче укытучыларның киңәшләре ярдәм иткәнне дә, аларга рәхмәтле булуын да олы ихтирамы аша чагылдырды. Һәр очракта да Кеше булып калырга һәм кешелекле булырга! Әлеге киңәшне тормыш тәҗрибәсе туплаган, яңалыкка омтылып, һәр өлкәгә яңа сулыш өргән лидер-җитәкче бүген инде укучыларга бирә. Заман югарылыгында белем алыгыз, вакытның кадерен белегез, бер-берегезгә ярдәмләшеп, кешелекле булып яшәгез, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз, - дигән сүзләрен Меңнәр мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы егет-кызларга да җиткерде ул. Югары технологияләр заманында да үз-үзеңә булган ышаныч, кешелеклелек сыйфатлары, әти-әнигә, өлкәннәргә, остазларга хөрмәт уңышка ирешүдә, хөрмәтле булып яшәүдә иң әһәмиятлесе.