Бүген - 11 февраль көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
Районда оператив хәлнең торышы турында Хәйретдинов Илшат Ильфир улы - Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, Шәрифьянов Илназ Илдус улы - 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе, Хафизова Луиза Махиян кызы - Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы белән Харисов Дәниф Әсрар улы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, Үзара салым җыюның торышы белән Галимҗанова Рәйхан Филүс кызы - район Советы рәисе урынбасары таныштырды.
Хуҗалык җирләрен инвентарлаштыру буенча Сираева Лиана Рамил кызы - район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары һәм икътисад бүлегенең сатып алулар буенча секторы эшчәнлеге турында
Шакирова Алия Миндыгали кызы - икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе чыгышларында канун нигезендә куелган таләпләр, эш барышында җибәрелгән кимчелекләр искәртелде.
Оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре эшчеләре арасында кышкы Спартакиада үткәрү турында Нурлыева Ләйсән Фоат кызы - район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары бәян итте.
ФГУ “УЭНКВ” оешмасы эшчәнлеге турында
Мингазов Фидаил Габидин улы – оешма җитәкчесе чыгыш ясады.