Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры уза. Ике турнирның бергә үтүе быел беренче тапкыр. Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шул уңайдан фикерләре белән уртаклашты. Актаныш көрәшенә, көрәшчеләренә багышланган язмалар “Идел” журналы белән берлектә әзерләнеп, журналның февраль саны Актаныш районына багышланды. Энгель Нәвап улы белән татар көрәшен, көрәшчеләрне 1998 елдан матбугатта яктыртып баручы журналист – “Идел” журналының мөхәррире Радик Сабиров әңгәмә корды.
– Энгель Нәвапович, көрәш турында сөйләшә башлаганчы, гомумән алганда, Актанышта спорт, сәламәт яшәү мәсьәләләренә тукталыйк әле. Бу өлкәдәге вәзгыятьне ничек бәяләр идегез?
– Беркемгә дә сер түгел, республика буенча тулаем алып караганда, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә зур алга китеш күзәтелә. Бер кызык фактны искә аласым килә. Мин 1998 елдан бирле район башлыгы булып эшлим, шуңа ул чорны да, бүгенгесен дә беләм, күрәм һәм бәя бирә алам. Без эшли башлаганда, Актанышта республика дәрәҗәсендә таныла алырлык спортчылар тәрбияләү турында хыяллана идек. Хәзер инде без ил күләмендә, дөнья масштабында җиңүләр хакында уйланып яшибез. Әйтергә кирәк, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, соңгы елларда районыбызда тудырылган шартлар, тиешле матди-техник база хәзер әнә шундый уйларга этәрә. Уйлап кына карагыз: гап-гади авыл районы Актанышта боз сарае, бассейн бар, универсиаль спорт комплекс, чаңгы-роллер юлыбыз гамәлдә, менә дигән заманча стадионыбыз эшли... Без үскәндә һәм яшь чакта мондый мөмкинлекләр турында хыяллана да алмый идек.
Бар да яшь буыннан, балалардан башлана. Безнең төп максатыбыз – балаларны яңа тормышка әзерләү, әйбәт белем-тәрбия бирү, шул ук вакытта аларны дөрес, сәламәт яшәргә өйрәтү. Сәламәт тәндә сәламәт акыл булсын өчен дөрес туклану һәм физкультура-спорт белән шөгыльләнү зарур. Кеше гомере буе шул кагыйдә нигезендә яшәсен өчен без моны балалар бакчасында ук аңнарына сеңдерергә тиешбез.
Әйе, мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер! Бүген безнең республика, Русия, дөнья чемпионнарыбыз бар икән ( узган ел Фарис Хуҗин дигән яшь кенә егетебез билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды) – чаңгы
спорты, өстәл теннисы, шахмат, кызлар хоккей командасы һәм башка спорт төрләрен мисалга китерә алам – ничек инде болар белән горурланмыйсың? Кызлар хоккее дигәннән, Байсар кызы Лиана Ганиева Россиянең кызлар хоккей командасы белән Олимпия уеннарында катнаша әнә! Горурлыкмы? Һичшиксез!
– Ләкин канәгатьләнеп утыра торган заман түгел...
– Килешәм! Алга китеш, әлбәттә, зур. Ләкин булганнар белән канәгатьләнеп утырырга җыенмыйбыз. Заманасы да ул түгел хәзер. Аз гына артка калдыңмы, тоткарлык булдымы, сине узып китәчәкләр, ә куып тоту инде авыр булачак. Көндәшлек тә көчле бит районнар арасында. Шунысын да танырга кирәк. Республикада Актаныштагы кебек үк шартлар тудырылмаган районнар калмады инде. Хәтерлим, кайчандыр без – дүрт-биш кеше, тамга өчен генә булса да дип, Иске Иделнең боз өстенә төшеп, «Русиянең чаңгы юллары» чарасында катнашкан идек. Хәзер ул чарада басарга урын да юк! Менә икенче чаңгы трассасы да ачтык.
Әле менә ат спорты буенча зур планнарыбыз бар. Гаҗәп түгел, чөнки без – республикада иң күп ат асраган район, шәхси секторны да кертеп санасак, ике меңнән артык атыбыз бар безнең. Киләчәктә ат спорты мәктәбе булдырырга ниятләп торабыз. Ул – беренчедән, әлеге дә баягы тәрбия, икенчедән – шул ук шөгыль, спорт. Атка җене кагылган балаларыбыз шактый, ипподоромыбыз да бар.
– Белүемчә, чаңгы спортында, башкаларында Актаныш халкы сездән үрнәк ала бугай?
– Әйе, мин көн саен диярлек тормыш иптәшем белән чаңгыда йөрим. Артымнан барысы да чаңгыга баса дип әйтә алмыйм, ләкин, чыннан да, иярүчеләр бар. Өстәл теннисы уйныйм. Чөнки хәрәкәт кирәк. Бу минем өчен ихтыяҗ инде хәзер. Яшь чагымда көрәшергә ярата идем. Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда дәрес булып классик көрәш керә иде. Фәрит Заһитович дигән укытучыбыз «сездән көрәшче дә чыгарга тиеш» дип, безне татарча көрәшкә дә алып керде. Район ярышына алып барды шунда. Беренче ярышымда дүртенче калдым кебек. Ә институтта укыганда, дзюдо-самбо буенча шөгыльләндем. Спорт мастерлыгына кандидат булдым. Көрәш миңа тән, җан рәхәтлеге бирә иде. Аспирантурада белем алганда инде үзем яшь егетләрне шөгыльләндердем. Күнегүләргә Казан дәүләт төзелеш институты спортзалына йөрдем. Бүгенге көндә Актанышта да татарча көрәш, билбаулы көрәш, дзюдо, самбо – барысы да бар.
– Җитәкчеләргә спорт белән шөгыльләнү кирәкме соң? Вакыт та табарга кирәк бит әле...
– Спорт – ул тормыш, яшәү рәвеше. Команданы, коллективны берләштерә торган фактор. Спортта җиңгән кеше, эштә дә, тормышта да җиңәчәк. Гел эш белән генә шөгыльләнеп булмый бит! Әнә Президентны карагыз сез – нинди актив яшәү рәвеше алып бара. Путинга карагыз. Минтимер Шәрипович дөрес әйтә: «Кем сәламәтлеге турында кайгыртмый, ул тәрбиясезлек күрсәтә». Дөрес бит! Ул үзе шушы яшендә барыбызга да үрнәк булып тора.
Шуларны истә тотып, без җитәкчеләрнең үзләрен дә катнаштырып, спорт ярышларын даими уздыра башладык. 2 гыйнварда – хакимият вәкилләре, 3се – медицина хезмәткәрләре, 4се – авыл җирлекләре, аннан мәгариф хезмәткәрләре... Ярышлар күп, өлгерсеннәр генә. Кышкы спартакиада, җәйге спартакиадаларыбыз бар.
– Энгель Нәвапович, көрәшкә кайчандыр сез республикакүләм ярышларда һәрчак алдынгы позицияләрдә идегез. Үзенә күрә «алтын буын» барлыкка килгән иде...
– Чыннан да, бездә берзаман көрәшчеләр бик зур уңышка ирешә башладылар. Рузилләр (Рузил Ганиев – Авт.), Мурадлар (Мурад Әмирханов – Авт.), Рамил Хисмәтуллин, бертуган Нургалиевлар, Сибгатуллиннар... Әйе, аларны «алтын буын» дип әйтергә кирәк тә. Хәзер инде балалары яки шәкертләре җир җимертеп көрәшә башлады.
Без тарихта беренче тапкыр Муса Җәлил турнирын үзебездә уздырырга сорап алдык. Алтмышынчы еллар ахырында безнең көрәшчеләр бу ярышларда җиңү дә яулаганнар. Шушы бәйге белән көрәшкә яңа сулыш өрәсе килә. Ел саен Татарстанның Беренче Президенты Кубогына ярышларыбыз уза. Анда да барлык диярлек районнардан дүрт йөздән артык яшь көрәшче катнаша бит! Җәлил бәйгесен дә уздырсак, ышанам: Актанышта көрәш башкача үсеп китәчәк, әнә шул «алтын буын»га алмаш үсеп чыгачак. Сер түгел, Муса Җәлил турниры – ул көрәш дөньясындагы иң зур бәйге. Бирегә биш йөзләп кеше киләчәк, димәк, Актанышны күрсәтү, таныту максаты да бар. Күрсеннәр, белсеннәр безне, сөйләсеннәр безнең турыда, язсыннар. Ә күрсәтерлек, язарлык нәрсәләр җитә районда.
– Димәк, традицияләр бар?
– Әлбәттә. Элек бездә көрәш ничектер район үзәгенә генә тупланса, хәзер инде күп кенә авылларда үзебезнең егетләр күнегүләр алып бара. Мәктәпләр арасында спартакиада да уза. Үзебезнең данлыклы көрәшчеләребезне истә тотабыз. Илфат абый Әнвәров истәлегенә уза торган турнирыбыз бар. Марсель Гыйлаевны беркайчан да онытмыйбыз, истәлеген мәңгеләштереп, даими ярышлар үткәрәбез. Мондый турнирларның тәрбияви ягы да искиткеч...
«Актаныш игенчесе» дигән мактаулы даныбыз бар. «Актаныш моңы» дигәнен әйтеп тә тормыйм. Минем теләгем – «Актаныш көрәшчесе» дигән исем-бренд та булырга тиеш.