Россиякүләм бәйгенең ачылу тантанасында «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Равил Ногуманов көрәш буенча өч тапкыр Рәсәй чемпионы – көрәшче Әнвәровлар династиясеннән булган Иске Әлем егете, бүгенге көндә Актаныш спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче Илфир Илфат улы Әнвәровны, Россиядә көрәшне үстерүдәге хезмәтләрен бәяләп, Россия Көрәш федерациясенең көмеш билгесе белән бүләкләде.