Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны иң яхшы оештыру конкурсы җиңүчеләре

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында 2018 елда хәрби исәпкә алуны һәм запастагы гражданнарны броньлауны иң яхшы оештыру һәм алып бару буенча конкурс үткәрү нәтиҗәләре һәм 2019 елда аны үткәрү буенча бурычлар билгеләнде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 27 ноябрендәге 719 номерлы карары белән расланган хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньлауны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурс оештыру турында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 11 февралендәге 84 номерлы карары белән расланган хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурс оештыру, Актаныш муниципаль районы башлыгының 2016 елның 29 февралендәге «Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә һәм оешмаларында хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньлауны иң яхшы оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча конкурс уздыруны оештыру турында» гы карары нигезендә хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньлау торышын яхшырту буенча максатчан эш алып барыла.

Хәрби исәпкә алу һәм броньлау торышын карау барлык авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрдә үткәрелде.  2018 елга броньлау буенча район комиссиясенең чаралар планы нигезендә, агымдагы елда 26 оешма һәм 9 авыл җирлеге комплекслы рәвештә тикшерелде.

Кәзкәй, Киров, Әтәс, Актанышбаш һәм Иске Кормаш авыл җирлекләрендә бу юнәлештә эшчәнлек яхшы оештырылган.

Комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән авыл җирлекләреннән Уразай, Татар Суксуы, Теләкәй, Татар Ямалы һәм Усы «яхшы» билгесе белән бәяләнде.  Беренчел хәрби исәпкә алу буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен максатсыз һәм законсыз файдалану очраклары ачыкланмады.

Предприятие һәм учреждениеләр арасында яхшы якка үзгәреш   «Теплосервис», «Актаныш агрегат заводы», «Лачын» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Ташкын», «Нур Баян», «Эконом» җәмгыятьләрендә.

Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны иң яхшы оештыруга конкурс җиңүчеләре.

Муниципаль районның җирле үзидарә органнары арасында: 1 урын – 77 балл – Тат. Ямалы авыл җирлеге, җирлек башлыгы Вәлиев Дамир Флүс улы; 2 урын – 72 балл – Уразай авыл җирлеге, җирлек башлыгы Шәрипов Риназ Рафаэль улы; 3 урын – 63 балл – Теләкәй авыл җирлеге, җирлек башлыгы Миңнеханов Ригель Рафис улы.

Муниципаль район оешмалары арасында: 1 урын – 55 балл - «Теплосервис» ҖЧҖ, җитәкчесе Нәгыймов Дилфат Мисхәт улы, 2 урын – 44 балл – «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖ, җитәкчесе Хисмәтуллин Гадел Фердинанд улы; 3 урын – 42 балл – «Лачын»  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, җитәкчесе Галиев Рамил Әхмәт улы.

Муниципаль районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында: 1 урын – «Ташкын» җәмгыяте, җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы; 2 урын -  «Нур Баян»  җәмгыяте, җитәкчесе Гапсәләмов Айрат Салихҗан улы; 3 урын – "Эконом" җәмгыяте, җитәкчесе Кәримов Алмаз Зәкиянович.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International