Татарстанда 2018 елда 121 меңнән артык күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелган. Шуларның 49 меңнән артыгы җир кишәрлеге, 42 мең торак, 22 мең бина, 3 мең корылма, 2 мең машина урыны, 1 мең төзелеп бетмәгән объект.
Кадастр исәбенә алу - сезнең күчемсез милек турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү процедурасы. Башка сүзләр белән әйткәндә - дәүләт тарафыннан сезнең фатирны, йортны, дачаны яки җир кишәрлеген күчемсез милек дип тану.
Әгәр күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелмаса, милек хокукын теркәп булмый, шулай ук алардан тулысынча файдалану да мөмкин түгел. Моннан тыш, җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә алу Җир салымы күләмен билгеләү өчен кирәк. Кадастр исәбенә куелганда күчемсез милек объектының кадастр бәясе билгеләнә, шуннан чыгып күчемсез милеккә салым исәпләнә.
Кадастр исәбенә кую милекченең КФҮкә гариза бирүеннән башлана. Билгеләнгән үрнәктәге гаризадан тыш, күчемсез милек үзенчәлекләренә карап түбәндәгеләр кирәк булырга мөмкин: бинаның техник планы, яисә межалау планы (җир участоклары исәпкә алынса).
Соңгы елларда күчемсез милек объектларының хокукларын исәпкә алу һәм теркәү сроклары сизелерлек кимеде. Хәзер объектны исәпкә кую 5 эш көне эчендә башкарыла, хокукларны теркәү 7 эш көненнән дә артмаска тиеш. Әгәр дә исәпкә кую һәм хокукларны теркәү бер үк вакытта куелса, 10 эш көне эчендә документлар эшләнә.
КФҮкә мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт күрсәтү вакыты берничә эш көненә артачак. Бу вакыт теркәү органы белән хезмәттәшлек хисабына арта.