Балаларда витаминнар җитмәүне профилактикалау

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге ата-аналарга балаларда витаминнар җитмәүне профилактикалау турында хәбәр итә.

 Бүген һәр кеше яңа җиләк-җимешләрне-витаминнар чыганагын куллану мөмкинлегенә ия булуга карамастан, өлкәннәр дә, балалар да язгы авитаминоздан җәфа чигә. Ешрак кына ул түбәндәге факторларның дәвамы була:

 -салкын тию авырулары;

 -иммун системасын саклау өчен  витаминнар һәм минераллар запасы тотылу;

 - яшелчә һәм җиләк җимешләрне озак саклау нәтиҗәсендә витаминнары кимү;

 -язга күчү чорында организмдагы үзгәрешләргә витаминнар сарыф ителү.

Күп очракта болар нәкъ менә кулланыла торган витаминнар санына һәм сыйфатына бәйле. Авитаминоз беренче карашка  куркыныч та түгел кебек, ләкин  җиңелчә карарга да кирәкми. Эш шунда ки, кеше организмында нинди дә булса азык-төлек элементына кытлык булганда, ул азык рационында витаминнар җитәрлек булганда да, аларны куллануны чикли. Шулай итеп, җәен һәм көзен витаминлы матдәләр запаслары яңадан торгызылмый.

 Авитаминозның төп билгеләре балаларда төрле авырулар булуда чагыла. Авитаминоз аркасында симерү яисә шикәр авыруы килеп чыгарга мөмкин. Еш кына анемия һәм гипотиреоз күзәтелә.

Авитаминоз билгеләре:

 -гомуми хәлсезлек;

 -даими арыганлык;

 -физик йөкләнеш вакытында тын кысылу;

 -ашыйсы килү, яисә аппетит булмау;

 -аксыл, агарынган йөз;

 -пульсның еш тибүе;

 -артык тирләү;

 -тиз ару;

 -йокы режимы бозылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International