Дмитрий Патрушев Идел буе федераль округы төбәкләре авыл хуҗалыгы сәнәгатенең экспорт потенциалын үстерү буенча киңәшмә уздырачак

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

22 февральдә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев эш визиты белән Татарстан Республикасына киләчәк, анда Идел буе федераль округы төбәкләре АПК продукциясен җитештерү һәм экспортлауның планлаштырыла торган күләмнәре турында киңәшмә уздырачак. Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм округ регионнары башлыклары катнашачак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мондый чараларны Россия Федерациясенең барлык федераль округларында үткәрү планлаштырыла. Үзәк федераль округ регионнарының экспорт потенциалын үстерү буенча беренче киңәшмә 5 февральдә Тулада узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International