Акция кысаларында, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров ике гаиләгә “Ана капиталы” дәүләт сертификатларын тапшырды.
Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова:
19 ноябрь көнне 38 укучы бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне (МХК) буенча үз белемнәрен сынасалар, 20 ноябрь көнне олимпиада рус теле фәне буенча оештырылды. Биредә 234 укучы катнашты.
Чишмә авылында яшәүчеләр бүген кранны борып кына чишмә суы эчә. Түгәрәк күл буендагы 3 чишмәгә суга йөргән әбекәйләр бу хәлне, могҗиза, дип кабул иткән. 90 яшьлек Миңнегалия Харисова өйгә кадәр су китерүчеләргә рәхмәт укый.
21 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актаныш муниципаль районының "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә язылу 8(85552) 3-21-14 телефоны буенча.
Октябрь аенда Актаныш районы территориясендә эчкән хәлдә руль артына утырган 5 граждан тоткарланган.
Эчүчеләрне хуҗалык ярдәме белән аек тормышка кайтару мисалын Актаныш районына тәүгеләрдән булып нәкъ менә Чалманарат күрсәтте.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов халыкны борчыган сорауларны хәл итү буенча да проект эшләрен башкарачак оешмаларга бурычлар куйды.
-Актаныш халкын борчыган мәсьәләләрнең бүгенге көндә иң үзәккә үткәне – чиста су. Халыкны чиста су белән тәэмин итүне хәл итүдә дә үзегезнең фикерләрегезне җиткерсәгез иде. Безнең төп бурыч шулай ук – экологияне, әйләнә-тирә табигатебезне саклау. Үзәкләшкән канализация системасын да табигатькә зарарсыз итүдә яңа технологияләр куллануны максат итеп куябыз, - диде ул.
Моңа кадәр Такталачык халкының яшәеше мондый югары бәягә лаек булуын хәтерләмим мин. Димәк, биредә бар юнәлештә дә уңай динамика барлыкка килгән дигән сүз бу.