Актаныш үзәгендәге күпфатирлы йортларны һәм оешма-предриятиеләрне индивидуаль җылытуга күчерү буенча проектлау башланды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Актаныш үзәгендәге күпфатирлы йортларны һәм оешма-предриятиеләрне индивидуаль җылытуга күчерү  буенча бүген – 20 ноябрь көнне Актанышка Татарстан Республикасы  Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фондының генераль директор урынбасары Фәридә Габдрахман кызы Гатауллина җитәкчелегендә проект эшләрен башкарачак оешмалар җитәкчеләре килде. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм районның оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашып, алар район үзәгендә индивидуаль җылытуга күчү барышында килеп туачак мәсьәләләрне чишү буенча фикер алыштылар.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов халыкны борчыган сорауларны хәл итү буенча да проект эшләрен башкарачак оешмаларга бурычлар куйды.

-Актаныш халкын борчыган мәсьәләләрнең бүгенге көндә иң үзәккә үткәне – чиста су. Халыкны чиста су белән тәэмин итүне хәл итүдә дә үзегезнең фикерләрегезне җиткерсәгез иде. Безнең төп бурыч шулай ук – экологияне, әйләнә-тирә табигатебезне саклау. Үзәкләшкән канализация системасын да табигатькә зарарсыз итүдә яңа технологияләр куллануны максат итеп куябыз, - диде ул.

 Эшче төркем район оешма-предприятиеләрендә, урыннарда  булып, фикер-тәкъдимнәрне туплап, проект эшләрен башкаруда юл картасын булдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International