Октябрь аенда Актаныш районы территориясендә эчкән хәлдә руль артына утырган 5 граждан тоткарланган.
Аларның икесе Актаныш авылыннан булса, Уразай, Иске Кормаш җирлекләреннән хәмер кулланган хәлдә машина белән идарә итүчеләр берешәр теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче граждан да эләккән. Алар, мөгаен, барысы да шактый вакытка машина йөртү хокукыннан колак кагарлар.
Көн саен юлларда үлем белән тәмамланган фаҗигаләр теркәлеп тора. Аларның сәбәбе, нигездә, кеше факторына барып тоташа. Болай да кискен торган ситуацияне исерек хәлдә машина йөртүчеләр тагын да катлауландыра. Юлларда – кеше гомерләре! Эчкән хәлдә руль артына утырганчы менә шул хакта уйлансагыз иде, хөрмәтле юл йөрү хәрәкәтендә катнашучылар!