19 ноябрь көнне Актанышта үткән 25 форма-киңәшмәдә Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтовның чыгышы үзгә бер яңалык булды. Алга таба җирлекнең яшәешен, аларның үсеш динамикасын, авыр гаиләләр белән эшчәнлеген яктырткан мондый анализны һәр авыл башлыгы ясаячак. Системага салынган эш Актаныш районының гомуми яшәешен күзаллауда шактый саллы ярдәм булыр кебек.
Бүгенге көндә Чалманарат авыл җирлегендә 614 кеше гомер кичерә. Саннар, нигездә, еллар дәвамында бер дәрәҗәдә саклана. Халык саны күчеп килүчеләр барәбәренә тулыланып тора, чөнки җирлектә үлем динамикасын түбән дип булмый. 2019 елның ун аенда 12 кеше вафат булган, 6 бала туган. Шунысы сөенечле, нарасыйлар барысы да җирлектә яшәүче гаиләләрдә аваз салган. Бу фактка Камил Сабирҗан улы аерым басым ясады, чөнки башка елларда бәбиләр шәһәрләрдә туып, пропискага гына авылда теркәлә торган булган.
Җирлек халкының 358е эш яшендәге контингент. Аларның 32%ы “Наратлы” хуҗалыгында хезмәт куя. Шул ук вакытта, җирлектә шәхси секторда мал тотучылар да, КФХ оештыручылар да байтак. Хәер, Чалманарат шушы күрсәткече белән мактауга лаек та инде.
- Мал асраган кешенең эчеп йөрергә вакыты юк. Шуңа күрә дә җирлектә эчүчелек тамырланмаган. Дөресрәге, без бу афәткә тамыр җибәрергә мөмкинлек бирмәдек, - дип, җитәкче җирлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, эчүчелекне бетерү юнәлешендә җирлек хуҗалык белән берлектә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Эчүчеләрне хуҗалык ярдәме белән аек тормышка кайтару мисалын да Актаныш районына тәүгеләрдән булып нәкъ менә Чалманарат күрсәтте. Бүген дә бу юнәлештә җиңүләре бар аларның. Ай эчендә 3 авылдашларын “Наратлы” хуҗалык ярдәме белән дәвалауга ирешкәннәр.
Дини укуларны җанландырып җибәрү, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эшен тиешенчә алып бару да куелган максатка ирешергә ярдәм итми калмаган: авыр гаиләләр, тотнаксыз тормыш рәвеше алып баручылар саны кискен кимегән. Бу – җирлек башлыгының, аның халкының кул кушырып утырмавына саллы дәлил.