25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Кулдан килсә, үлгәннәрне дә тереләр арасында йөртер идек ...

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Актаныш районында ай саен 25 форма дип исемләнгән киңәшмә гамәлләштерелә. Аның кысаларында районның төп байлыгы булган кешеләрнең яшәешенә җентекле анализ ясалып, хаталы язмышлар барлана, тууга караганда күпкә югары булган үлем динамикасының сәбәпләре ачыклана, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның киләчәге хәл ителә, гомумән, кай тарафтан кай тарафка юл тотуыбыз ачык чагылыш таба.  Актаныш октябрь аена  йомгакны 19 ноябрь көнне ясады.

                              АВЫР, ӘММА МӨҺИМ ЧАРА

Район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контроленә куелган киңәшмә, чыннан да, иң авырларның берсе, чөнки залда утырган җирлек башлыклары, гомум-гамәли табиблар, авыл фельдшерлары, мәктәп директорлары, полиция вәкилләре алдында безнең яшәеш бернинди арттыруларсыз, бизәүләрсез, ничек бар – шулай ачып салына. Залда утыручылар һәр үлем очрагын, авыр гаиләләрдә  тәрбияләнүче һәр бала язмышын йөрәк аша үткәреп, “ни өчен болай булган?” дигән сорауга җавап эзли. 

Хәлне яхшы якка үзгәртер өчен кулдан килгән кадәр эш эшләнгәнме? Яралы язмышларның нигезендә ялгышлар ятмыймы?  Төзәтеп булырлык гамәлләргә битарафлык күрсәтеп, кешегә ярдәм кулы сузарга соңармаганбызмы?– бу сораулар да ай саен яңгыратыла 25 формада.  Тик җаваплар гына канәгатьләндерми...

                              САННАР ТҮГЕЛ, ЧЫНБАРЛЫК КИРӘК

Һаман чынбарлыкны яшерү белән шөгыльләнәбез кебек. Юкса, чирен яшергән үлгән, дигән әйтемнең дөреслегенә дә ай саен инанып торабыз. Җирлекләрнең эш күрсәткече нәтиҗәләре буенча тапшырылган пар күгәрченгә дә гаҗәпләнеп карыйбыз кайчак: чыннан да лаеклы җирлекне сайладымы соң тынычлык символы дигән шик туа күңелдә..

Кайбер җирлек башлыклары авыр гаиләләр, эчүчеләр, ялгызак картлар  юк дип хисап тота. Ике-өч авылны берләштергән җирлектә бер генә исерек тә булмый кала аламы? Шикләнәм! Пенсия алган көннәрдә иренми генә “идеал” итеп күрсәтелгән авылларны бер урап кайту да саннарның һавадан алынган икәнен исбат итәчәк.  Авыр гаиләләрнең  район күләменә яңгыраш алуыннан куркабыз, имеш, яшереп калдырабыз да, ситуация үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Юк, иптәшләр, алай гына хәл ителми ул, проблема кискенләшә генә.  Кемне алдыйбыз соң без, җәмәгать? Үз-үзебезнеме? Кулдан килсә, үлгәннәрне дә тереләр арасында йөртер идек – җаваплылыкны үз өстебезгә аласы килми бит!

                        РАЙОНДАГЫ ҮЛЕМ СТРУКТУРАСЫ САГАЙТА  

 Агымдагы елның ун аенда районда 387(!!!)  кеше вафат булган! Бер авыл юкка чыккан дигән сүз бит бу! Үлем структурасы туучыларныкын ике тапкырга артып киткән. Бу саннарны ишетүгә, чаң суга башларга иде дә бит, юк, ярдәм итмәячәк. Соңарылган...

Октябрь аенда гына да 29 райондашыбыз бу дөнья белән алыш-бирешен өзгән.  Аларның дүртесе – эш яшендә. Иске Кормаш авыл җирлеге вәкиле үз гомерен үзе чикләгән. Бауга менеп... Ел буена район буенча андыйларның саны 14кә җиткән. Нәрсә бу? Тормыштан туюмы?

Үлем сәбәпләренә килгәндә, халыкның бер өлеше ашыйсын – ашап, яшисен – яшәп, мәңгелеккә күчкән.  Әмма   йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм яман чирдән “китеп баручылар” да шактый. Юкса, үзәк хастаханәнең диспансеризация планы арттырып үтәлгән. Райондашларыбызның сәламәтлеге кайгыртылмый дип әйтергә тел әйләнми. Тикшерүләр вакытында авырулар да ачыклана. Өстәвенә, бу юнәлештә гомум-гамәли табибларның рейтингы да булдырылган. Алар да таләп ителгәнне үти. Тик үлем барыбер чигенми.

Районның баш табибы Айдар Хәев эш яшендә вафат булучыларның һәрберсенә аерым тукталды. Әмма кеше үлгәч, аның үлем сәбәпләрен бөтен районга сөйләү бернинди нәтиҗә дә бирми.  Мондый шәхси мәгълүматләр хастаханә эченнән, гомумән, чыкмасын иде. Мәрхүмгә алар берничек тә ярдәм итми, ә менә якыннарының күңелен шактый яралый.

                 ДЕМОГРАФИК КРИЗИС ГАИЛӘ ТАРКАЛУДАН БАШЛАНА

Районның демографик күрсәткечләре дә мактанырлык түгел. Ун ай эчендә 186  нарасый якты дөньяга аваз салган. Октябрьдә бу сан 22гә тәңгәл. Хәер,  ун ай дәвамында 115 гаиләнең теркәлүен, 64енең аерылышуын исәпкә алсак, гаҗәпләнәсе түгел. Ике кеше булдыра алмаганны, бер кешедән таләп итәсе дә юк. Бәлки, чыннан да, аерылышу сәбәпләренә тирәнтен анализ ясарга вакыт җиткәндер.Юкса, 25 форма саен  яңгыратылган саннарга карап, ух-ах килеп утыру ялкыта башлады. Ни өчен гаиләләр таркала дигән конкрет сорауга конкрет җавап ишетәсе килә. “ Суд аша аерылышалар”дигән җөмлә ул әле җавап түгел.  Шушы вәзгыятьне аңлауга ирешсәк, бәлки, бу юнәлештә уңай динамика  күзәтелә башлар.  Аннан килеп, буйдаклар буенча башланган эшне дә дәвам итәргә иде. Җирлек саен андыйларның исемлеге булдырылган – алга таба нишлибез? Картаеп, бакыйлыкка күчә башлаганчы, аларны  башлы-күзле итү ягын карыйк әле, хөрмәтле авыл башлыклары!  Үзебезнекеләр бит!

                           ХӘМЕР КУЛЛАНУ ФАҖИГАГӘ ИЛТӘ

Гадәттәгечә, 25 форма барышында җирлекләрдә кулланылган спиртлы эчемлек күләмен  чагылдырган “куркыныч” таблица да тәкъдим ителде залда утыручыларга. Саннарга анализ ясагач, әллә бездә  хәмерне авызга мәҗбүри коялар микән, дигән шик уянды. Мисал өчен, Киров авыл җирлегендә бер кеше башына 2,09 литр спиртлы эчемлек туры килә, Яңа Әлемдә бу сан – 1,59 литрга,   Иске Байсарда 1,56 литрга тәңгәл. Мондый җирлекләрнең таблицада биләгән урыннары “түрдән”.  Район буенча кулланылган алкоголь күләме 1,17 литр. Күрсәткечләр узган елга карый бераз кимесә дә, бездә эчү культурасы формалашмаган. Бер тотынсак, дөньясына төкереп эчәбез. Гаиләләрдә теркәлгән җәнҗалларның нигезендә дә шушы афәт ята.

                  ТЫНЫЧЛЫК СИМВОЛЫ ТАКТАЛАЧЫКНЫ САЙЛАДЫ

25 форма-киңәшмә барышында иң уңай нәтиҗә күрсәткән җирлекне билгеләү, нигездә, югарыда санап үтелгән күрсәткечләрдән чыгып билгеләнә. Әлеге дә баягы, җирлек башлыклары  үзләре тәкъдим иткән саннардан. Бу юлы пар күгәрчен сыны Такталачык авыл җирлегенә тапшырылды.  Моңа кадәр Такталачык халкының яшәеше мондый югары бәягә лаек булуын хәтерләмим мин. Димәк, биредә бар юнәлештә дә уңай динамика барлыкка килгән дигән сүз бу.  Күгәрченле булуда җирлек белән ярты елдан артык җитәкчелек иткән Илһам Шәмсуновның хезмәте дә мөһим роль уйнамый калмаган – үсеш дәвамлы булсын иде.

Иске Кормаш, Татар Ямалысы, Чуракай авыл җирлекләре гомуми күрсәткечләр буенча иң артта. Әллә башкалар күрсәткән үрнәкне кабул итеп алырга теләми  алар, әллә башка сәбәпләр бар. Шуларны ачыклыйсы иде, соңарганчы дим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International