Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына тантаналы старт бирелде. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 42 команда катнаша, барысы 400 келәмгә бил алышырга чыгачак.
Бүген безнең табигать киңлекләрендә 600 янут, 2000 ондатра, 100 бурсык, 200 чәшке яши. Егерьлар урман, басу, авыл тирәләренә төлкеләр ашасын өчен 20 мең доза котыру авыруына каршы вакцина брекетлары куеп чыккан.
Энгель Фәттахов “Башак” хуҗалыгы алдына терлек санын арттыру юнәлешендә конкрет бурычлар куя.
- Мал-баш саннары буенча минустан кайчан чыгачаксыз? – дигән сорау да, шушы нияттән яңгыратылды.
Хуҗалык үзе сизелерлек уңай динамиканы киләсе елның июнь аена фаразлый. Анысын вакыт күрсәтер.
Бүген, 22 ноябрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена математика фәне олимпиадасы җиңүчеләрен котларга бүген район башлыгы Энгель Фәттахов үзе килде.
2020 елда җирлектә тәгаенләнгән максатчан эшләрне башкарып чыгу өчен халыктан 500әр сум күләмендә акча җыю тәкъдиме кертелде җирлек башлыгы тарафыннан. Тавыш бирү, депутатлар карары белән, яшерен төстә оештырылды.
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре янына тәҗрибә туплау максатыннан Башкортстан Республикасы Илеш районыннан хезмәттәшләре килде
21 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортының кече залында Әниләр көнен билгеләп үтте.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, авыл җирлегендә юллар, су, электр, газ мәсьәләләрен хәл иткәндә үзара салым акчасы белән генә ерак китеп булмый, ди. 2019 елда Актаныш авылында Республика муниципаль юл фондының вак таш һәм асфальт түшәү программасы нигезендә Химиклар урамы(11 млн сум), Гамил Афзал урамында автостоянка(1 млн 600 мең сум), Лагерь урамы (1млн 900мең сум), Аэропорт урамы (8млн сум), Баян Дәүләтов һәм Җиңүнең 50 еллыгы урамы (16млн) төзекләндерелде. Барысы 38 млн сумлык эш башкарылды.
Бәхетле пар - Луиза Шәйхенур кызы һәм Алфир Рәдиф улы Рәвефевлар - мәхәббәт җимешләренә Аиза исеме куштылар.