ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Пучы балалар иҗат үзәге беренчелегенә татарча көрәш ярышы үтте.

ФОТОМИЗГЕЛЛӘР: Актаныш районы әниләрне хөрмәтләде.

Соңгы ун көндә районда салым түләү шактый активлашкан. Шул рәвешле җир һәм милек салымын 68,2 процент күләмендә җыйнауга ирешкәнбез.  Бу юнәлештә Югары Яхшый (90,7%), Иске Кормаш (83%), Иске Айман (81%) җирлекләре лидерлар сафында. Шул ук вакытта Усы (57%), Такталачык (57%), Актаныш (63%), Пучы (65%), Киров (68%) авыл җирлекләрендә әлеге күрсәткечләр районның уртача күрсәткечләреннән түбән.

- Әллә быел Актанышта Әниләр көне булмый ул?

- Буладыр, ник алай дисез?

- Бер дә бәйрәм булырга ошамаган, 24 ноябрьдә референдум була, дигән кызыл лозунглар гына эленеп тора. Ә нигә әниләрне шулай бар кеше күрердәй итеп котламыйлар?


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Ни өчендер без һаман саннарны анализлауның демографиягә уңай йогынты ясавына ихлас күңелдән ышанабыз инде, җәмәгать. Бүгенге киңәшмәдә дә районда яшәүче хатын-кызларыбыз, аларның саны, хәтта бала таба алу-алмау мөмкинлекләренә дә тирән анализ ясалды.

Бу көннәрдә дә районыбыздан тулы бер делегация  тәҗрибә уртаклашу максатыннан Саратов өлкәсенең Маркс районында урнашкан “Хезмәт” нәсел заводында эшлекле сәфәрдә.

яшь шахматчылар 6-8 декабрьдә Баулыда үтәчәк Кама арты Гран-прие бәйгесенең финал ярышларына әзерләнә. Кама арты Гран-при бәйгесе биш этапта дәвам итә. Актанышта булганында Фирүзә Нәбиева белән Зәйнәп Рахманова яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, финал ярышына чакыру алган. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты арасында әлеге грант проектларын тормышка ашыру буенча килешү төзелде.

2012 елда кабул ителгән РФ кануны нигезендә,  Актаныш районында 426 күпбалалы гаиләгә җир участогы бирелгән. 2019 елда район башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына җир сорап 164 гариза кергән. Шуның 143 канәгатьләндерелгән.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Сишәмбе брифингында Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, сәламәтлекләре чикле кешеләр белән эшләү катлаулы, дип ассызыклады. Һәркемгә шәхси якын килергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International