ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев, кече утырышлар залында, газ казаны кертелергә тиешле фатир хуҗаларының документларын рәсмиләштерү буенча бюджет оешмасы җитәкчеләре белән очрашты. 

Бүген район Җәмәгатьчелек советы, инвалидлар ункөнлеген каршылаган көннәрдә, Актаныш авылының үзәк өлешен карап чыкты. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мөмкинлекләр тудырылганмы? Рейдта Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, совет әгъзасы Римма Кустова, Актаныш авылы башкарма комитет җитәкчесе Илһам Шәмсунов, район башкарма комитетының административ комиссия сәркатибе Алисә Мирзаянова катнашты.

Ай эчендә баш саннары артканмы, тана-сыерлар бозау китергәнме, авырулары юкмы, күпме продукция җитештерелгән?- Барысы да исәпкә алына. Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә туплана. 

Г. Минаев урамында утсызлык проблемасы күпмедер дәрәҗәдә чишелеш тә тапкан: электр баганалары утыртылган, линияләр сузылган, әмма шул линияләрдән “йөгерәсе” утка документ эшләре төгәлләнмәү киртә тудыра.

 

Илшат  Гафуров - Казан федераль университеты ректоры, Россия галиме, педагог, дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор иртәгә – 30 ноябрь көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә була.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район Җәмәгатьчелек советы, инвалидлар ункөнлеген каршылаган көннәрдә, Актаныш авылының үзәк өлешен карап чыкты. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мөмкинлекләр тудырылганмы? Рейдта Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, совет әгъзасы Римма Кустова, Актаныш авылы башкарма комитет җитәкчесе Илһам Шәмсунов, район башкарма комитетының административ комиссия сәркатибе Алисә Мирзаянова катнашты.

Моңа кадәр актанышлылар районда балаларның тешен алу мөмкинлеге булмаудан да шактый зарланды.  Инде хастаханә бу проблеманы да уңай хәл итүгә ирешкән.

Районкүләм “Математик карусель“ бәйгесендә V-VI сыйныф укучылары катнашты. Өчәр укучыдан тупланган 32 команда стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә көч сынашты.

27 ноябрь көнне Пучы балалар иҗат үзәге беренчелегенә татарча көрәш ярышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International