ХАЛЫК СОРЫЙ – БЕЗ ҖАВАП БИРӘБЕЗ: 57нче бистәдәге Г. Минаев урамында ут яначакмы?

2019 елның 29 ноябре, җомга

Актаныш авылының 57нче бистәсе соңгы елларда күзгә күренеп зурая. Биредә күпләп яңа йортлар төзелә, урамнар сафка баса. Бистәне аеруча яшьләр үз итүен дә билгеләп үтү урынлы булыр.


Яңа урамнарда, билгеле, үзәк проблема булып юлсызлык һәм утсызлык тора. Минаев урамында яшәүчеләргә дә яхшы таныш алар.


Әлегә бу урамдагы йортларның нибары дүртесендә генә тулы канлы тормыш кайный. Үз куышларын булдырган яшь гаиләләрне килеп туган проблемалар да куркытмаган, үз өеңдә – үз көең, дип, яңа нигездә тормыш башлаган алар.


Г. Минаев урамында утсызлык проблемасы күпмедер дәрәҗәдә чишелеш тә тапкан: электр баганалары утыртылган, линияләр сузылган, әмма шул линияләрдән “йөгерәсе” утка документ эшләре төгәлләнмәү киртә тудыра.


Шушы көннәрдә биредә яшәүче Харисовлар һәм Нуриевлар гаиләләре утсызлык проблемасын хәл итүне сорап, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән.


Г. Минаев урамында яшәүчеләрне сөендерергә ашыгабыз: бик тиздән сезнең урамда да утлар балкыячак.


- Әлеге проблеманы без өйрәндек. Төп тоткарлык, чыннан да, документлар белән бәйле. Аларны тәртипкә китерү буенча хәрәкәт бара, - дип, аңлатма бирде Илһам Шәмсунов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International