Районкүләм “Математик карусель“ бәйгесендә V-VI сыйныф укучылары катнашты. Өчәр укучыдан тупланган 32 команда стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә көч сынашты.
Укучыларга бер сәгать вакыт бирелгән иде. Иң җитез һәм иң йөгерек фикерле булып Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатның беренче командасы танылды. 100 мөмкинлектән 80 балл туплап, гимназистлар I урынны яулады. Гимназиянең икенче командасы 70 балл җыеп, призер исеменә лаек булды. Актанышның 2 нче мәктәбенең беренче командасы 65; икенче командасы 60,5; Актанышның 1 нче мәктәбенең беренче командасы 55; Татар Суыксуы мәктәбе командасы 50; кадет мәктәбе командасы 45 балл белән шулай ук призер булдылар.
Укучылар мәсьәлә чишкәндә, математика укытучылары түгәрәк өстәл янында информацион технологияләрне уку-укыту эшчәнлегенә кертү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

