Бакча урамындагыларга ияреп: 2020 елда Актаныштагы күпфатирлы йортлар тулысынча яңа җылыту системасына күчеп бетәчәк

2019 елның 29 ноябре, җомга

2013 елда Актанышта күпфатирлы йортларны аерым газ казаны белән җылыту гамәлгә ашырыла башлады. Беренче булып бу яңалыкка РТС бистәсендә Бакча урамындагы өченче һәм дүртенче йортта яшәүчеләр кушылды. Быелгы кышка бу фатир хуҗалары лизинг түләвен ябып керә. Актаныштагы башка йортлар да акрынлап газ казаны белән җылытуга күчте.  Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев, кече утырышлар залында, газ казаны кертелергә тиешле фатир хуҗаларының документларын рәсмиләштерү буенча бюджет оешмасы җитәкчеләре белән очрашты. “Яран” ТМШ җитәкчесе Рәшит Фәрдиев, һәр фатир хуҗасы турында рәсми кәгазьләрне тутыру тәртибен аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International