КЕЛӘМ БАТЫРЛАРНЫ БАРЛЫЙ: Пучы авылында 54 яшь көрәшче бил алышты (+ФОТОЛАР)

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне Пучы балалар иҗат үзәге беренчелегенә татарча көрәш ярышы узды.

Бу бәйгедә Пучы, Кәзкәй кадет-интернат, Киров, Иске Айман мәктәпләреннән һәм Минзәлә районыннан барлыгы 54 укучы көч сынашты.

Үз авырлык үлчәүләрендә батырлар булып түбәндәге көрәшчеләр танылды:

Шәрәпов Денис (Минзәлә районы), Салимов Гермон (Минзәлә районы), Рузибоев Тимур (Пучы), Хәеров Газинур (Кәзкәй), Мәүлиев Булат (Минзәлә районы), Мәрданов Ришат (Пучы), Гилемов Салават (Пучы), Магрупов Данил (Кәзкәй), Хәбетдинов Салават (Пучы), Шәмсиев Илназ (Пучы).

Ярышның  иганәчесе -  "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев. Бәйгедә катнашучылар Фарис Гаяз улына рәхмәт сүзләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International