СОРАУ-СЕЗДӘН, ҖАВАП - БЕЗДӘН: Үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә теш дәвалау ничек оештырылган?

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Актаныш район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә теш дәвалау кабинеты булдырылгач,  халыктан кергән шактый моң-зар бетәргә тиеш кебек иде. Әмма райондашларыбызны хәзер балаларның тешен  дәвалауга барлыкка килгән чиратлар борчый. Юкса,  теш дәвалауга алдан  язылу дәүләт порталы аша башкарыла - туганлык, дуслык җепләре ярдәм итми хәзер.  Чиратлар каян барлыкка килә соң?

“Дәүләт хезмәтләре” порталына теш дәвалауга талоннар ике атнага бер чыгарыла. Көн дәвамында теш табиблары 8 талон хуҗасына ярдәм күрсәтергә сәләтле, бу эш ике сменада башкарыла. Өстәвенә, теш табиблары талонсыз, ягъни ашыгыч рәвештә кергән авыруларны да кире борып чыгармый – вакытында ярдәм күрсәтә, кабат килүчеләр дә талонсыз дәва ала.

Димәк, 10 көн эчендә талон нигезендә генә дә  160лап баланың  теше дәвалана хастаханәдә.

Теш дәвалау кабинеты табибәсе Алсу Шәйхразиева:

- Без ике сменада эшлибез. Шимбә, якшәмбе көннәреннән тыш, һәркөн иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр авыруларны кабул итәбез. Төп шарт – теш дәваларга килгән балаларның әти-әниләрне белән булуы. Үзләре генә килгән очракта, без хәтта аларны кабул итмәскә дә хокуклы.

Талоннар белән торган мәсьәләгә дә ачыклык кертте табибә:

 Талоннарны тулы бер айга да чыгарып карадык. Бик тиз алынып бетте алар. Әмма билгеләнгән вакытка килүчеләр саны бик аз булды. Шуңа күрә хәзер талоннарны ике атна саен яңартабыз.

Моңа кадәр актанышлылар районда балаларның тешен алу мөмкинлеге булмаудан да шактый зарланды.  Инде хастаханә бу проблеманы да уңай хәл итүгә ирешкән. Бу юнәлештә табибә Чулпан Мубинова  шөгыльләнә. Дипломлы һөнәр иясенең моңа тулы хокукы бар. Катлаулы очракларда авыру, направление нигезендә, Яр Чаллы шәһәренә җибәрелә.

Актаныш район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә теш дәвалау кабинеты түләүсез хезмәт күрсәтә. Талон мәсьәләсендә дә эзлеклелек барлыкка килсә, зарланырлык урын юк биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International