Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының (КФУ) 215 еллыгы уңаеннан Казан федераль университетына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Илшат Гафуров - Казан федераль университеты ректоры, Россия галиме, педагог, дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор иртәгә – 30 ноябрь көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә була. Сәфәр кысаларында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеккә кул кую, Актаныш гимназиясендә Әлфия Авзалова исемендәге музейны ачу, “КФУ фәнни десанты” акциясе кысаларында фәнни-популяр лекцияләр уку, мастер-класслар үткәрү, “Мәгариф өлкәсендә лидерлык” укыту программасына старт бирү, “Бүләк” укыту үзәге эшчәнлеге белән танышу планлаштырыла.
Фото ТР Президенты Матбугат хезмәтеннән алынды.