БЕЗНЕҢ ЗАМАНДАШ: Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев туган көнен каршы ала

2019 елның 29 ноябре, җомга

Актаныш районы башкарма комитетының  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев бүген үзенең туган көнен каршы ала. 

Хөрмәтле Айдар Илфат улы! Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйбыз. Киләчәктә дә көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез  бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итеп,  гаиләгезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.

Тагын бер ел өстәлсә дә Сезгә,

Ул ел Сезне  тагын яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзегезгә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын Сезне беркайчан да,

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен Сезне кайгы-хәсрәт,

Ә йөзегездә булсын куану.

Сезгә эшегездә уңышлар, шәхси тормышыгызда гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International