Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мөмкинлекләр тудырылганмы

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Бүген район Җәмәгатьчелек советы, инвалидлар ункөнлеген каршылаган көннәрдә, Актаныш авылының үзәк өлешен карап чыкты. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мөмкинлекләр тудырылганмы? Рейдта Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, совет әгъзасы Римма Кустова, Актаныш авылы башкарма комитет җитәкчесе Илһам Шәмсунов, район башкарма комитетының административ комиссия сәркатибе Алисә Мирзаянова катнашты.

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы федераль законның 15 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар инвалидларга социаль инфраструктура объектларына (йортларга, спорт корылмаларына, ял итү урыннарына, җәмәгать һәм җитештерү биналарына һ.б) тоткарсыз үтеп керү, шулай ук тимер юл, су, һава, автомобиль транспортыннан, элемтә һәм мәгълүмат чараларыннан тоткарсыз файдалану өчен шартлар тудырырга тиешләр. Транспорт юлыннан җәяүлеләр узу өчен билгеләнгән урыннарда пандуслар куелырга, алар транспорт юлына чыгып тормаска, биеклеге дә артмаска тиеш.

Беренче булып, халыкта “Универсам” дип йөртелгән сәүдә үзәгенә килдек. Биредә алгы өлештә генә түгел, артыннан да әллә ничә сату ноктасы үзенә чакырып тора. Һәрберсенең аерым баскычы бар. Машина кую урыны буйлап автомобильләр арасыннан барырга гына кирәк. Әйтик, киемнәр сата торган бүлеккә инвалид коляскасында хәрәкәт итүче бөтенләй керә алмый. Пандуслар куелмаган. Күршедәге кибетләрдә дә “Уңайлы мохит” дәүләт программасы эшләми. Кәрәзле элемтә телефоннары сатыла торган кибеттә ике яклы баскычларның берсендә дә пандус юк. “Чәчәкләр студиясе”, “Икмәк-хлеб”, “Аккош” кибетләренә менә торган баскычта пандус барлыкка бар, әмма аннан коляска белән йөрүче менә алырмы икән? Әйтүе кыен. Авышлыгы да, биеклеге дә таләпләргә туры килми. Даруханәдә дә пандус исем өчен генә.

Алга таба КБО артында тукталдык. Сәүдә үзәгенең машина кую урыны чокыр-чакырлы, җәяүле бик ашыкканда ялгыш басып аягын авырттырмалы. Мөмкинлекләре чикләнгән категория гражданнарга гына түгел, сәламәт кешегә дә уяулык кирәк. Пандус юк. Сәүдә үзәге җитәкчесе Илүс Ярмиев, алдагы пәнҗешәмбегә, ягъни 5 декабрьгә пандус булачак, дип ышандырды. Язга чыгуга машина кую урынына асфальт салыначак, диде - егет сүзе бер булыр, язны көтәбез!

Дәүләт даруханәсенә керә торган урын тротуар белән бер биеклектә. Ә менә ишек тупсасы күтәрелеп

тора. Прокуратура бинасында пандус барлык таләпләрне күздә тотып эшләнгән, тик култыксалары юк. Саклык банкының пандусына аерым капка аша керәсе. Култыксалары булса да, авышлыгы туры килми, биегрәк, ул яктан  банкка керә торган ишек бикле иде.

“Алмаз-Холдинг”, “Туган як” музее, электр элемтәсе үзәге, суд һәм пенсия фонды урнашкан биналарда пандуслар барын бар, әмма инвалид кеше өчен ясалмаган.  Рейд барышында бар таләпләргә туры килгән бер генә оешмага тап булдык – почта элемтәсе үзәге пандусының биеклеге, авышлыгы стандартларга туры килә.

Шулай ук Ленин паркында  төзүчеләр брусчатканы коляска йөрерлек итеп салган. Җирнең күтәрелешле өлешләре баскычларсыз, авышлыклар сизелми дә.

Инвалидларның күбесе бүген актив тормыш рәвеше алып бара. Без кергән бер оешмада “Актанышта инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче юк, пандуслар нигә кирәк инде ул?” дип тә әйттеләр. Бәлки уңайлыклар тудырылмаганга коляска белән урамга чыгучылар юктыр? Коляскага авыру балаларны, әби-бабайларны утыртып, урамда  йөрүчеләр күренә бит. Димәк, инвалидларны тәрбияләүчеләр көн саен диярлек шушы проблемалар белән очраша. Безнең күңел күзе белән күрү, игътибар итү кирәк.

Рейд барышында җитәкчеләр белән аралашу вакытында тәкъдимнәр әйтелде, алар аны аңлап кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International