Актаныш муниципаль районы бюджетына быел 352 миллион 276 мең сум күләмендә салымы керергә тиеш. 2018 елда әлеге сумма 363 миллион 501 меңне тәшкил иткән.
Бүгенге көндә бюджет 335 миллион 733 мең сумга тулыланган. Бу сан эчендә милек һәм җир салымнары да саллы урын алып тора.
Җир, милек һәм транспорт салымнарын түләү өчен бер атнадан азрак вакыт калып бара. 2 декабрьдән түләнмәгән салымнар бурыч булып санала һәм аларга пеня өстәлә башлый.
Соңгы ун көндә районда салым түләү шактый активлашкан. Шул рәвешле җир һәм милек салымын 68,2 процент күләмендә җыйнауга ирешкәнбез. Бу юнәлештә Югары Яхшый (90,7%), Иске Кормаш (83%), Иске Айман (81%) җирлекләре лидерлар сафында. Шул ук вакытта Усы (57%), Такталачык (57%), Актаныш (63%), Пучы (65%), Киров (68%) авыл җирлекләрендә әлеге күрсәткечләр районның уртача күрсәткечләреннән түбән. Хөрмәтле җирлек башлыклары, бу нисбәттән, эшне тизләтсәгез иде. Вәзгыятьне уңай якка үзгәртү өчен вакыт шактый аз калды.
Актаныш районы буенча җир салымы 11 миллион 982 мең сум күләмендә җыелырга тиеш булып, 8 миллион 378 мең 620 сумы бюджетка кергән. Бу – гомуми сумманың 70 проценты. Милек салымына килгәндә, ул 5 миллион 560 мең сум күләмендә булырга тиеш, бүгенге көндә сумманың 65,8 проценты тупланган, ягъни 3 миллион 397 мең сум.
Транспорт салымына килгәндә, республика бюджетына аның 67,9 проценты кергән, әмма район буенча әле бер генә җирлек буенча да бу салым тулысы белән җыелмаган. Монда, билгеле, объектив сәбәпләр дә бар: кайчандыр сатылган, югалган, урланган, әмма исәптә бар дип саналучы машиналар да салым түләгәнне “көтеп ятарга” мөмкин.
Бурычлылар исемлегенә эләкмәс өчен, хөрмәтле райондашлар, салымнарны шушы ике-өч көндә түләп өлгерергә кирәк. Юкса, аларның күләме көннән-көн арта башлаячак.