Салават Фәтхетдиновны юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов беренчеләрдән булып котлады. .jpg)
Энгель Нәвап улы җырчының инстаграм аккаунтка да “Чын күңелдән актанышлылар исеменнән котлыйбыз! Исәнлек бирсен Сиңа, шулай халкыбызны сөендереп яшә!” дип язган.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында («Кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә) агымдагы елның 12 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды.
“Россия-24” каналы “В центре внимания” тапшыруында Актанышта 30 декабрь көнне узган Яңа ел бәйрәме чараларын күрсәтте..png)
Бу хакта тулырак https://youtu.be/Pau7nYBWt8M сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.png)
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 гыйнварында урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.
һава торышы:
Аязучан болытлы һава.
Кар, юеш кар, төнлә бераз.
Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10. Көндез максималь һава температурасы -2..-5.
Юлларда бозлавык.
6 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәгендә күренекле шахматчы, җәмәгать эшлеклесе Энгель Маннапов истәлегенә тизйөрешле шахмат ярышы узды. .jpg)
Биш төркемдә үткәрелгән бәйгегә Энгель Маннаповның тормыш иптәше һәм кызлары Гөлнара белән Дилара иганәчелек ярдәме күрсәтте.
.jpg)
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Олуг юбилейны, насыйп булса, Актаныш районыннан 14 сугыш ветераны каршылаячак. Алар арасында Яңа Богады авылында гомер кичерүче Җәүдәт Шәймөхәммәт улы Шәемов та бар. Утны-суны кичкән ил улы 2019 елда 93 яшен тутырды. Ул тормыш иптәше белән гомер кичерә.
.jpg)
8 гыйнвар көнне Чишмә авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Миңлегалия Әхмәтхан кызы Харисова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды.
.jpg)
Энгель Нәвап улы Актаныш авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тимер Фәрдиев һәм Хәмит Раяновны шәхсән үзе тәбрик итте.
Энгель Нәвап улы Раббанине чираттагы лаеклы җиңүе белән котлап, районның көрәшчеләренә - Россия чемпионнарына бирелүче максатчан премияне иясенә тапшырды.