6 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәгендә күренекле шахматчы, җәмәгать эшлеклесе Энгель Маннапов истәлегенә тизйөрешле шахмат ярышы узды. .jpg)
Биш төркемдә үткәрелгән бәйгегә Энгель Маннаповның тормыш иптәше һәм кызлары Гөлнара белән Дилара иганәчелек ярдәме күрсәтте.

2012 елгы кызлар арасында Имамова Румия, Әхәтова Эльмира, Абзалова Камилә, малайлардан Иманаев Данияр, Ибраһимов Ислам, Хөснияров Камил, 2011 елгылардан Галиева Замирә, Бакирова Регина, Сәлахова Валерия, Шәйхетдинов Данил, Моталлапов Иршад, Шәйхразиев Альмир, 2009-2010 елгылар буенча Латыйпова Раяна, Шаязданов Тимур, Тимиров Нариман,

2002-2008 елгылардан Нәбиева Фирүзә, Нәбиева Рәзилә, Әхмәтҗанова Альбина, Закирҗанов Мансур, Хөрмәтуллин Таһир, Латыйпов Данияр җиңү яулады. 
Барлык җиңүчеләргә диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
Беренче урын алганнар чемпион кубогына лаек булды.

Җиңүчеләр район җыелма командасы составында 19-22 гыйнвар көнне Удмуртиядә узачак Россия беренчелеге шахмат ярышларында катнаша.
