Россия, Татарстан матбугатында эшләүче хөрмәтле коллегаларыбыз! Сезгә яраткан эшегездә, күңел сайлаган һөнәрегездә уңышлар, илһам, зирәклек, хезмәт уңышлары, иң мөһиме- ныклы сәламәтлек телибез! Кайнар йөрәк һәм салкын акыл белән эш итик!
“Актанышның үзәк чыршысын киләсе елда кайсы урында күрергә телисез?” дигән сораштыруда 2 251 кеше катнашкан. Һәм аларның 57 проценты Яңа ел чыршысын күнегелгән урында, ягъни “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда яисә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йорты янында күрергә тели. Сораштыруда катнашкан 43 процент тавыш бирүче чыршының хакимият бинасы каршында урнашуын хуп күрә.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 15-20 метр тизлектә,
иртән, көндез бозлавык (Казаннан башка), юлларда бозлавык, кар көртләре.
Яңа Җияш авылында яшәүче Җүәйрә Зәйнуллинага бүген 12 гыйнвар көнне 100 яшь тулды.
.png)
Бу хакта тулырак https://youtu.be/CCAKSHhioEg сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Йөзьяшәрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен тапшырды.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Яңа Җияш авылында гомер кичерүче Җүәйрә Зәйнуллинаны бүген 100 яшьлек туган көне белән котлады. Төп йортта Нәҗип ага белән тигез гомер итүче Җүәйрә апаның бөтен тормышына сокланып, башкаларга да, сөбханалла, дип карагыз, күз тимәсен диде.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/CCAKSHhioEg сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Яңа Җияш авылында яшәүче Җүәйрә Зәйнуллинага 100 яшь! (+фото)
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән тәбрик итәм. Сез кеше хокукларының һәм иминлегенең сакланышын күзәтчелектә тотасыз, дәүләтнең һәм шәхеснең законлы мәнфәгатьләрен яклап хезмәт куясыз, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләрне кисәтүдә канун үтәлешен тәэмин итәсез.
Сезгә һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.
Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче әлеге бәйге быел Актаныш районында 16 декабрьдән 24енә кадәр аралыкта үтте. 6 зонада оештырылган “ Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабына 80 педагог җәлеп ителгән. Бу хакта тулырак https://youtu.be/AhvSlkFcEpU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.jpg)
Бүген Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/AhvSlkFcEpU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Татарстан күләмендә үтәчәк “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау – аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, стимул да булып тора.
.jpg)
Бары тик актанышлылар гына районның иң мөһим тармакларының берсе булган терлекчелекне мәдәният аша сәхнә кадәр сәхнәгә алып менәргә сәләтле. Сыерларын ук түгел, билгеле, ә тармакның сулышын, авыл кешесенең җанын, диюем. Сәхнәдә дә Актанышның чынбарлыгы ачык чагылыш таба: төп максат – парсызларны кавыштыру һәм..., әлеге дә баягы, сөт планын арттырып үтәү. Сүзем Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры тәкъдим иткән “Өйләнәм! Бетте-китте” әсәре хакында.
.jpg)