Яңа Җияш авылында яшәүче Җүәйрә Зәйнуллинаны 100 яше белән район башлыгы Энгель Фәттахов котлады

2020 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Яңа Җияш авылында гомер кичерүче Җүәйрә Зәйнуллинаны бүген 100 яшьлек туган көне белән котлады. Төп йортта Нәҗип ага белән тигез гомер итүче Җүәйрә апаның бөтен тормышына сокланып, башкаларга да, сөбханалла, дип карагыз, күз тимәсен диде.

Җүәйрә апа да, Нәҗип абый да җиденчене тәмамлагач ук, колхозда эшли башлыйлар, сарыклар карыйлар. Нәҗип абыйның әнисе Фәрдәнә дә балалар үстергәндә төп таяныч була.

95 яшькә кадәр тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озаталар.

Биш бала - Рафаэль, Феликс, Фәвис, Шамил, Римма үз гаиләләре белән яшиләр. Римма апа бүгенге көндә авылда, әти-әнисен карый. Бүген дә бала-оныклар җыелып, Җүәйрә апаның туган көнендә коръән ашы укыттылар.

Җүәйрә апаның озак яшәү сере аңлашып яшәүдә, башкалар белән яхшы мөгамәләдә булуда, барына шөкер итүдә, шулпалы ризыклар ашауда.

Җүәйрә апа тормышта яхшысын да, начарын да язмышына рәхмәтле булып кабул иткән. Тормыш сынауларын кичерергә нәсел ныклыгы, чырышлыгы, чыдамлыгы, тән сәламәтлеге һәм һәрчак хезмәттә булуы ярдәм иткән. Озак еллар дәвамында ашлык агулауда да эшләгән ул. 84 яшенә кадәр аның хәтта хастаханәгә барганы да булмаган! Табиблар карточка сорагач, ире белән төшкән фотосын сорыйлар дип уйлаган ул!

Җүәйрә апаны без дә олуг юбилее белән котлыйбыз. Үзенә насыйп гомерен бәхетле мизгелләр белән кичерсен!

Бу хакта тулырак https://youtu.be/CCAKSHhioEg сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International