Хөрмәтле коллегалар: журналистлар, каләм әһелләре, яңа гына иҗат юлын башлаучы хезмәттәшләребез!
Заманча мәгълүмат чаралары елдан-ел камилләшкән чорда журналистлардан даими иҗади эзләнү белән бергә вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикерләү дә таләп ителә. Хезмәтебез үтә дә җаваплы: Туган җиребез, район, республика тормышын объектив яктырту аша көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә, хөкүмәт карарларының мәгънәсе халыкка җиткерелә. Журналистлар, үз һөнәренең осталары буларак, җәмәгатьчелек фикерен чагылдыра, халык белән җитәкчелек элемтәсен булдыра, иҗтимагый фикер тудыра, җәмгыятьнең сәяси, рухи, әхлакый сәламәтлеген тәэмин итә.
Россия, Татарстан матбугатында эшләүче хөрмәтле коллегаларыбыз! Сезгә яраткан эшегездә, күңел сайлаган һөнәрегездә уңышлар, илһам, зирәклек, хезмәт уңышлары, иң мөһиме- ныклы сәламәтлек телибез! Кайнар йөрәк һәм салкын акыл белән эш итик!