Бүген Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде. Татарстан күләмендә үтәчәк “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау – аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, стимул да булып тора.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/AhvSlkFcEpU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче әлеге бәйге быел Актаныш районында 16 декабрьдән 24енә кадәр аралыкта үтте. 6 зонада оештырылган “ Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабына 80 педагог җәлеп ителгән. Сүз уңаеннан, әлеге бәйге үз алдына мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куя.
Өч турда үткән бәйгенең җиңүчеләрен, призлы урынга ия булучыларын бәйрәм сәхнәсеннән район башлыгы Э.Н. Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхаев, аның урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Рәмис Нуруллиннар тәбрик итте. Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә хөрмәт яулаган мәгариф хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре Актаныш данын Татарстан күләмендә яклаячак. Бүген аларга Энгель Нәвап улы зур җиңүләр яулауны теләк тә, бурыч та итеп куйды. Актаныш укытучылары сынатмас дигән ныклы ышанычта калабыз.
“Башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясе җиңүчеләре:
Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Хәйбрахманова Ләйлә Зөфәр кызы әлеге номинациядә лауреат.
3 урын – Кашапова Зөлфирә Фазлетдин кызы – Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы;
2 урын – Хаҗиева Чулпан Фарси кызы - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын – Даутова Алсу Камил кызы - 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе.
“Математика укытучысы” номинациясе җиңүчеләре:
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Саматов Азат Наиз улы әлеге номинациядә лауреат.
3 урын – Шәмсетдинова Фәридә Рәфик кызы – 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Хуҗина Рәмилә Фәттах кызы - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе.
1 урын – Әхмәтгалиева Зөлфия Вил кызы – Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе җиңүчеләре:
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фәис кызы әлеге номинациядә лауреат.
3 урын – Сәлахов Рамил Җәмигнур улы – Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын –Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын – Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия.
“Инглиз теле укытучысы” номинациясе муниципаль этабы җиңүчеләре:
3 урын – Гайсина Лилия Фәнил кызы – Таткталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Фәхразиева Илина Хавил кызы - 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын –Гыймранова Сания Мөдәрис кызы– Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия.
“Педагогик дебют” номинациясе җиңүчеләре:
Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Исламова Регина Рифкать кызы – III урын;
Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Гибадуллина Сөмбел Флүс кызы - II урын;
Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе балалар бакчасының инглиз теле укытучысы – Гыйлмуллина Юлия Фирдәвис кызы “Педагогик дебют” номинациясе җиңүчесе.
“Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре:
- Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Ангелина Вячеславовна –“Укытуда иҗади якын килү” номинациясе җиңүчесе;
- Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Галиева Зилә Әхәт кызы – “Үз һөнәренә мәхәббәт” номинациясе җиңүчесе;
- Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысыХәбибуллина Илсөяр Илгиз кызы - “Педагог һөнәренә тугрылык өчен” номинациясе җиңүчесе;
- Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура фәне укытучысыИсламов Илмир Рузил улы - “Үз һөнәренең остасы” номинациясе җиңүчесе;
- Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Салихов Илнар Шәйхенур улы “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабы лауреаты.
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның биология укытучысы Исламова Зөлфия Әсгать кызы “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабының III урын иясе;
- Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Миркасыймова Фирүзә Сәйхөчәй кызы “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабының II урын иясе;
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Гыймранова Сания Мөдәрис кызы “Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе.