Быел Актаныш Яңа елны үзенчәлеклерәк итеп, яңача каршылады. Моны сизми калучылар сирәк булгандыр – бәйрәм ялларында хәтта үзәк урамнарда автомобиль хәрәкәте дә чикләнде.
Башка еллардан аермалы буларак, Актаныштагы ике парк та яңа ел бәйрәмнәренең үзәгенә әверелде: Ленин паркында тимераякта шуу өчен мәйданчык ясалды,
.jpg)
райондашларыбызны һәм районыбыз кунакларын Ленин паркыннан алып мәдәният паркына кадәр аралыкта кар бабайлар сәламләп торды.
.jpg)
Балалар өчен лабиринтлар, таулар да яңа урыннарда сафка басты. Кыскасы, бу әкият дөньясын күрер өчен озын бер кич кенә җитәсе түгел иде - бәйрәм ялларында Актаныш үзәге халыкның ял итү урынына әверелде.
.jpg)
Иң мөһим яңалык, әлбәттә, үзәк чыршының хакимият бинасы каршында бизәлүе булды. Мөгаен, 2020 елны каршы алу актанышлыларның күңелендә бөтен дөньяны басып алган кар бабайлар һәм яңача урнаштырылган үзәк чыршы белән калыр.
.jpg)
Ниндидер яңалык уйланган икән, идеянең уңышлы яки киресенчә булуын бары тик аны тормышка ашырып карау юлы белән генә ачыкларга мөмкин. Актаныштагы үзәк чыршы белән дә нәкъ шуай килеп чыкты.
.jpg)
Инде Яңа елга аяк басканга да ун көннән артык вакыт үтте – тик чыршы урыны хакындагы фикерләр генә һаман тынмый. Берәүләр төп яңа ел символының хакимият бинасы каршында урнашуын хупласа, икечеләре яңалыкны берничек тә кабул итәргә теләми.
Бу нисбәттән Актаныш муниципаль районның рәсми сайты, https://www.instagram.com/aktanysh_zaman/ һәм "Подслушано в Актаныше official" төркеме белән берлектә, сораштыру да үткәрде. Сүз дә юк, бу сораштыруны яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оештыру күпкә отышлырак булган булыр иде – ни генә дисәгез дә, монда нәкъ менә халыкның фикере ачык чагылыш тапкан. Шулай да, сораштыруның нәтиҗәләрен сезнең хозурга ирештерәбез.
aktanysh_zaman инстаграм битендә урнаштырылган “Актанышның үзәк чыршысын киләсе елда кайсы урында күрергә телисез?” дигән сораштыруда 2 251 кеше катнашкан. Һәм аларның 57 проценты Яңа ел чыршысын күнегелгән урында, ягъни “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда яисә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йорты янында күрергә тели. Сораштыруда катнашкан 43 процент тавыш бирүче чыршының хакимият бинасы каршында урнашуын хуп күрә.
.jpg)
“Подслушано в Актаныше official” төркемендә дә Яңа ел чыршысын “Яшьлек” мәдәни үзәге каршына кайтарырга кирәк дигән фикер ярылып ята. 57процент тавыш бирүче, ягъни 482 кеше шушы варианка тавыш биргән. 316 кешенең күңеленә чыршының быелгы урыны хуш килгән.
.jpg)
Биредә үз вариантларын тәкъдим итүчеләр дә бар: кайберәүләр үзәк чыршыны стадионга урнаштырырга кирәк дип саный. Шул ук вакытта, моңа каршы килүчеләр дә җитәрлек: стадионда үтәли җил икәнен искәртә алар.
Җаваплар арасында чыршының урыны урман диючеләр дә, Аскы Актаныш тәкъдимен кертүчеләр дә очрый.
“Халык исләренә төшкән, каян килеп, халык фикере кызыксындыра башлады әле...” дип тә язып куйганнар сораштыру астына.
Кыскасы, быелгы Яңа ел чыршысын хакимият бинасы каршына урнаштыру халык тарафыннан әллә ни яклау тапмаган, дигән фикер туа. 2021 елны каршылар алдыннан, һичшиксез,без әлеге сорауга әйләнеп кайтырбыз: Яңа ел – ул халык бәйрәме, димәк, халык фикере исәпкә алынмый калырга тиеш түгел! Иң мөһиме - 2020 елны исән-сау үткәрик, җәмәгать, чыршы бизәргә генә урын табылыр ул.