ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның тәүге брифингы бүген, сишәмбе көнне, район Советының киңәшмәләр залында гамәлләштерелеп, аның көн кадагына Актаныш районы хуҗалыкларында һәм җирлекләрдә 2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, 2020 елга төзелгән килешүләр, халык җыеннары үткәрү графигы кебек мәсьәләләр куелган иде.

Актаныш районы оешма-предприятиеләре 2019 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясый. Беренчеләрдән булып РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хисап тотты. Бу хакта тулырак https://youtu.be/sqcrMgNzkxI  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Киңәшмә эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, ТР Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илһам Сәхапов, прокурор Рамил Әскәров, район суды рәисе Гөлназ Нурымова катнашты.

 

Районда  узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясауга йөз тоткан йомгаклау киңәшмәләре старт алды.  Актанышның полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә беренчеләрдән булып хисап тотты. 

Форумның пленар өлешендә  Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе катнашты.  Энгель  Нәвап улы балаларның идеяләрен хуплады һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде. Балалар иҗтимагый оешмалары өчен гаять зур әһәмияткә ия чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң яхшы педагоглар һәм активистлар балалар хәрәкәте үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Лаеклы ялдагы физкультурачылар нәкъ менә алар призына укучылар арасында  чаңгы ярышы үткәрү хакында хыяллана.

- Район башлыгы, Кыш бабай призына чаңгы ярышлары бар районда. Бу бик яхшы. Менә өлкәннәр призына да шундый ярыш үткәрәсе килә. Күңелле бер бәйрәмгә әверелдерәсе иде аны – без инде лаеклы ялда булсак та, үсеп килүче буынга бирерлек тәҗрибәбез бар безнең, - ди бу уңайдан Шамил Латыйпов.

Форумны “Бүләк” өстәмә белем бирү үзәге” кабул итте. Анда катнашучылар -  12дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары.

Актанышның үзәк стадионында 13 гыйнвар көнне актанышлылар өчен яңачарак булган чаңгы ярышы – спринт оештырылды. Беренчедән, чаңгы спринты кичке вакытта оештырылуы белән аерылып торды: 4 сәгать дәвамында кичке һавада спорт белән шөгыльләнү өчен, ай-һай, үҗәтлек кирәк бит ул! Шөкер, мәктәп укучылары да, җирлек, оешма-учреждение командалары да сынатмады.

2020-2021 нче уку елында  республикада ТР Президенты киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиев  идеясе белән төзелүче полилингваль мәктәпләр ачылачак.

Аның беренчесе август аенда Алабуга шәһәрендә  беренче укучыларын кабул итәчәк.

Җитәкчесе инде билгеле: моңа кадәр Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның укыту буенча директор урынбасары булып эшләгән Венера Хәева.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

14 гыйнварга һава торышы.

Быел Актанышның чаңгы спорты үзен тагын бер юнәлештә сынап карарга исәп тота – бүген районда беренче тапкыр чаңгы спринты оештырыла. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге чара тәүге кат кына гамәлгә куелса да, ул инде регионара статуста үтә, чөнки ярышка актанышлылар гына түгел, Түбән Кама, Яр Чаллы кебек зур калалалардан да чаңгы спортын үз итүчеләр җыелачак.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International