КӨН КАДАГЫНДА: Иминлек сагында торучылар хисап тотты (+ФОТОЛАР)

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Районда  узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясауга йөз тоткан йомгаклау киңәшмәләре старт алды.  Актанышның полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә беренчеләрдән булып хисап тотты.


Халыкның иминлеге өчен җавап бирүче әлеге тармак  район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Шуңа күрә эчке эшләр бүлегенең хисап җыелышында район башлыгы Энгель Фәттахов үзе катнашты.   Бүлекнең тулы шәхси составы җыйналган киңәшмә эшенә район суды рәисе Гөлназ Нурымова, район прокуроры Рамил Әскаровлар да чакырулы иде. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлекчәсенең еллык хисабын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы белән эшләү идарәсе башлыгы  Илһам Сәхапов та тыңлады.

Илһам Рафаэль улының йомгаклау киңәшмәсендә катнашуы юкка түгел: 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Актаныш районы Эчке эшләр бүлеге кадрлар җитешмәү буенча иң кискен позициядә тора: соңгы ике елда гына да бүлектән, төрле сәбәпләр аркасында, ике дистә хезмәткәр киткән. 2019 елны аерым анализлаганда, 11 хезмәткәр полиция сафын тулыландырса, 7се үз теләге белән бу хезмәттән азат ителгән. 2020 елга аяк баскач та, әлеге мәсьәлә район җитәкчелегеннән һәм бүлектән беренче чиратта хәл итүне таләп иткән сорауларның берсе булып кала бирә.

 
РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш  районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов үз чыгышында эшчәнлекләрендәге уңай һәм тискәре моментларга тукталып, алда торган бурычларны билгеләп үтте. “Бүген район территориясендә оператив вазгыять тотрыклы бәяләнә”, - дип искәртте ул.

Хисап җыелышы барышында  мактау сүзләре белән беррәттән, җинаятьләрне ачуда тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән бүлекчәләр исеменә тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Аларның җитәкчеләре, күрсәткечләрнең начарлануы нәрсә белән бәйле булуын аңлатып, хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.


Министрлык анализларыннан күренгәнчә, район эчке эшләр бүлеге, нәтиҗәләре буенча,  узган ел биләгән унынчы урыннан ундүртенче урынга  төшкән. Кызганычка каршы, мактанырлык күрсәткеч түгел бу.
Бу хакта үз чыгышында район башлыгы  Энгель Нәвап улы да искәртте. Район башлыгы тарафыннан яңгыратылган “Актаныш районы бүлеген канәгатьләндерерлек түгел әлеге нәтиҗә. Сез мактаулы өчлеккә керергә тиеш”, дигән фикер РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш  районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өчен  максат та, бурыч та булып кабул ителсен иде.


Чара барышында хезмәтләрендә югары уңышка ирешкән иминлек сакчыларына  район башлыгының Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International