2020 елның тәүге брифингы бүген, сишәмбе көнне, район Советының киңәшмәләр залында гамәлләштерелеп, аның көн кадагына Актаныш районы хуҗалыкларында һәм җирлекләрдә 2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, 2020 елга төзелгән килешүләр, халык җыеннары үткәрү графигы кебек мәсьәләләр куелган иде.
Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә үткән чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече Алсу Ибраһимова, идарәнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдиновлар катнашты.