Татарстан мәгарифе бүген зур ачышлар алдында: 2020-2021 нче уку елында республикада ТР Президенты киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиев идеясе белән төзелүче полилингваль мәктәпләр ачылачак. Аның беренчесе август аенда Алабуга шәһәрендә беренче укучыларын кабул итәчәк. Җитәкчесе инде билгеле: моңа кадәр Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның укыту буенча директор урынбасары булып эшләгән Венера Хәева. Венера Хәмәтнәсыйх кызы иртәгәдән яңа вазифасын башкарырга керешә..jpg)
Гимназия ачылганнан бирле Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның Татарстан мәктәпләре арасында абруй казануында Венера Хәеваның өлеше зур.
.jpg)
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов бүген гимназия укытучылары коллективы белән очрашканда бу хакта аерым билгеләп үтте.

Венера Хәмәтнәсыйх кызына җаваплы эшендә уңышлар теләп, хезмәте өчен рәхмәт белдерде, үзенең Мактау кәгазен тапшырды.

Венера Хәева Венера Хәева Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта эшләү чорын “Тәҗрибә мәктәбе”, дип саный.
.jpg)
Директорның укыту буенча урынбасары гимназиядәге фәнни эшчәнлек җәелдерүдә, инновацион технологияләрне кертүдә башлап йөри, укытучыларга, укучыларга бу юнәлештә остаз булып тора.
- Узган уку елында безнең гимназия укучылары республика олимпиадаларында 54 призлы урын яулады. Бала саны бер меңнән артып киткән мәктәпләр өчен гадәти хәл бу. Әмма 156 авыл баласы укыган гимназия өчен бик яхшы күрсәткеч,- ди Венера ханым.
2019-2020 уку елының республика олимпиадалары әле башланып кына китте. Инде гимназия укучылары Татарстан тарихыннан өч призлы урын яулаган. Рус теленнән бер укучы җиңүче, икенчесе призер. “Олимпка юл” олимпиадасында физика фәненнән бер җиңүче, бер призерлары бар.
Венера Хәмәтнәсыйх кызы гимназиядә Милли проектлар белән эшчәнлеккә нигез салучыларның берсе. Бу уку елында Россиядә 20 генә мәктәпкә бирелә торган “Без- мәктәп командасы” проектында гимназия дә катнаша, 500 мең сумлык грант оталар. Әлеге грантка ия булучылар Татарстанда гына түгел, күрше-тирә республикаларда да юк. Хәзер уку йортының педагоглары Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә генә түгел, чит илләргә дә стажировкага бара ала.
Икенче зур уңыш- “Тере тел- тере милләт» гранты. ТР Яшьләр министрлыгы гамәлгә куйган проектның гранты гимназия сайтын үстерүгә тотылачак.
Гимназия “ Татарстанның 50 инновацион идеясе” бәйгесенә ел саен катнашып килде. Хәзер укытучы-тәрбиячеләр генә түгел, укучылар әлеге конкурска тәкъдимнәр белән чыга. Балаларның эше өченче урынга лаек булу мөгаллимнәрнең дә тырыш хезмәте дигән сүз.

Венера Хәева, балаларның үзләренә иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә кирәк дип саный.
-Укыган кеше бик күп, ә кулы да, башы да эшли белә торганнар сирәк,- ди тәҗрибәле җитәкче. Гимназистлар үзләре үк мультфильм, китаплар, сайт ясыйлар, фәнни- иҗади тәҗрибәләр үткәрәләр. Озак еллар “Җиһан” телевидениесе эшли. Кул эшләре белән шөгыльләнүгә җитди игътибар бирелә.

- Әлеге проектларны үзегез җитәкләячәк мәктәптә дә дәвам итәчәксезме?
- Проектлар белән эшләү ФГОС таләбе буенча һәр мәктәптә булырга тиеш анысы. Алабугадагы полилингваль мәктәп турында үз күзаллавым бар. Сентябрь аенда бу уку йортларының үзәге буларак, Казандагы 165 мәктәп ачыла. Республикадагы полилингваль мәктәпләрнең барысы да бер үк укыту планы, бер үк дәреслекләр белән, бер юнәлештә эшләячәк. Кайбер өлешләре Финляндия укыту системасына да ошаган. Күренекле педагоглар Эльконин-Давыдов методикасына да нигезләнгән. Шунысын ассызыклыйсым килә, Актаныш гимназиясе полилинваль юнәлештә 2011 елдан бирле эшли инде.