Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырыла. Моңа кадәр форум ике елга бер мәртәбә Казанда оештырылып килсә, 2019 елдан аны үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Шул рәвешле, ул республиканың 45 районында да оештырыла һәм алдагы елны һәр төбәктән үзләрен иң-иңнәр дип күрсәткән балалар Казанда очрашачак.
.jpg)
Яшь гражданнар форумы Татарстанның барлык районнарында да "Республика балалар оешмалары советы" иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән гамәлләштерелә. 14 гыйнвар көнне Актанышта үткән форум, исәп буенча, нәкъ менә кырык бишенчесе иде. Форумны “Бүләк” өстәмә белем бирү үзәге” кабул итте. Анда катнашучылар - дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары.
Балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру - яшьтән үк кирәкле гамәл. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булу, яшьләрнең үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрү комачау итми. Татарстанда Яшь гражданнар форумы да шул максат белән уздырыла.
Форум балалар инициативаларына ярдәм итүгә, республика районнарында иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә, һәр районның балалар иҗтимагый оешмаларын күтәрергә, шулай ук балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлдерелгән. Форумның төп бурычы - республиканың барлык районнарында балалар иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итү буенча муниципаль Ярдәмче программалар булдыру.
Бүгенге форумда катнашу бәхетенә ия булган һәр актанышлы, форум эшендәге юнәлешләре буенча, район территориясендә тормышка ашыру өчен, үз идеясен яки социаль проектын тәкъдим итте. Төркемнәрдә тәкъдим ителгән иң яхшы идеяләр Форумның утырышта тәкъдим ителгән һәм күпчелек тавыш белән кабул ителгән йомгаклау резолюциясенә кертелде.
Форумның пленар өлешендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе катнашты. Энгель Нәвап улы балаларның идеяләрен хуплады һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Балалар иҗтимагый оешмалары өчен гаять зур әһәмияткә ия чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң яхшы педагоглар һәм активистлар балалар хәрәкәте үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Педагоглар Гөлнур Галимова, Сөмбел Хәбибуллина, Розалия Җәмилова, Гөлназ Йосыпова, Әлфирә Әмирҗанова, Дилбәр Муллаянова, Гөлнур Зарипова, Энҗе Нәбиева тырыш хезмәтләре, район балалар иҗтимагый берләшмәләре активистларына ярдәм итүләре һәм ТР балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Актив гражданлык позициясе, район балалар иҗтимагый хәрәкәте акцияләрендә һәм чараларында катнашканнары өчен укучылар – Айбулат Гаянов, Алинә Галиева, Лиана Шәрәфиева, Таңсылу Мансурова, Алисә Фәрдиевалар дипломнар белән бүләкләнделәр.
Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Рәсим улы да бүген Актанышта үткән Яшь гражданнар форумының мөһимлеген ассызыклап, район балалар иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашкан педагогларга һәм укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.