ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина комитет эшенең төп планнары турында сөйләде һәм 2020 елның язгы сессиясендә каралырга планлаштырылган закон проектларын атады.

"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214 санлы федераль законга үзгәрешләр көченә кергән мизгелдән (2018 ел, 1 июль) Татарстан Росреестры эскроу-счет кулланып өлешле төзелештә катнашуга 1576 шартнамә теркәде.

“Мәгариф” журналы редакциясе җитәкчесе – баш мөхәррир Сөмбел Таишева, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашып, республика, ил һәм дөнья мәгарифе  XXI гасырга куйган бурычларның Актанышта -  бакча-мәктәпләрдә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, технологик техникумда, “Бүләк” укыту үзәгендә хәл ителеше буенча фикер алыштылар. Актаныш мәгарифенең яңа алымнарын, белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы эшчәнлекнең, өстәмә белем бирү учреждениеләренең, сәнгать, спорт мәктәпләренең балаларның сәләтләрен ачудагы ролен чагылдырып, уникаль шәхесләр белән таныштырып, көнүзәк актуаль язмалар әзерли алар.

15 гыйнвардан Актанышта халык театрлары фестивале старт алды. Быел ул ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. 7 февральгә кадәр театр сөюче тамашачы Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында районыбызның халык театрлары тәкъдим иткән спектакльләрне карый алачак.

Спектакль хәзерге чор проблемаларын- экология, әхлак, авылларның юкка чыгуы һәм башка мәсьәләләр белән бергә кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне дә калку чагылдыра. Алисә һәм Әсфирә Хафизова, Альберт Мөхәммәтдинов, Ландыш һәм Динар Зәкиевләр, Данис Солтанов, Айгиз Миннәхмәтов, Ландыш Сабирова, Фәндүс Мостафин, Таңсылу Хафизова ышандырып уйнады. Тамаша барышында күңелләре тулып, күз яшьләрен сөртүчеләр күп булды.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе
  • Урманнарга чүп салу өчен урналар куярга тәкъдим итәм!
  • Балалар һәм яшүсмерләргә авыр вакытта мөрәҗәгать итү өчен юрист, психолог һәм башка кирәкле белгечләр төркеме булсын иде!
  • Безгә патриотик темадагы кинофильмнар күрсәтелсен!
  • Һәр татар баласы үз тарихын, гореф-гадәтләрен, тарихны белсен! Бу хакта тулырак https://youtu.be/jzWDi1nauf4 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Начар метеорологик күренешләр:

кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, урыны белән бозлы яңгыр, кыска вакытлы буран, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, аерым районнарда бозлавык, томан. Юлларда урыны белән бозлавык.

һава торышы:

Болытлы.

Кар, юеш кар, яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.

Урыны белән бозлавык, томан, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6, көндез максималь һава температурасы 0..+3.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Ни өчен кайбер хуҗалыкларда хезмәт куючылар еш алышынып тора? Менә шушы сорауга да җавап тапмый торып, ул кадрлар агымын туктатып булмаячак.  Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларында аеруча сизелә кадрлар алышынып тору –зур хуҗалыкларда  бу гадәти хәл, дияр күпләр. Төгәл сәбәпне ачыклау өчен, анализ ясап карау шарт: ни өчен китә алар? Иң мөһиме: кадрлар әзерләү һәм аларны районга кайтару эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Моның яңа юлларын табу зарур.  Авыл хуҗалыгы тармагын ел саен яшәртүне дәвам итмәсәк, кече Ватаныбызның язмышын күзаллау бер дә кыен түгел – ул югалтулар кичерәчәк.  

 

 

Әлфия апа моңы, Әлфия апа аһәңе, Әлфия апа рухы һәр татар кешесенең күңелендә яши. Актанышлылар Әлфия Авзалованы онытмый: 2019 елның 30 ноябрендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта интерактив музей ачылды. Музейдагы дәресләрдә укучылар актив катнаша.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/ak9_Zw2MtBY   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

 


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бәйгедә мәктәп укучылары, оешма командалары эстафетада узышты. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән үк Актанышка килеп чаңгычыларның спринтта катнашуы - спорт чараларының кирәклегенә бер дәлил.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/M564RuzHRGI  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International