Әлфия Когогина комитетның язгы сессиядәге эш планнары турында сөйләде

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина комитет эшенең төп планнары турында сөйләде һәм 2020 елның язгы сессиясендә каралырга планлаштырылган закон проектларын атады.

«Бүген безнең комитетның яңа елда беренче утырышы булды, анда без язгы сессиягә эш планын расладык. Беренче чираттагы закон проектлары исемлегендә икътисади үсешне тәэмин итүгә, кулланучылар хокукларын яклауга, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, көндәшлекне яклауга юнәлдерелгән закон проектлары бар. Алда зур, киеренке, җентекле эш көтә, бигрәк тә кичә яңгыраган Президент юлламасын тормышка ашыру кысаларында. Россиягә технологик яктан алга китеш ясарга һәм икътисад үсешен дөньякүләм темплардан югарырак темпларда тәэмин итәргә кирәк, ә моның өчен заманча һәм сыйфатлы законнар кирәк», – дип шәрехләде парламентарий.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International