Татарстанда эскроу-счеттан актив файдаланалар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214 санлы федераль законга үзгәрешләр көченә кергән мизгелдән (2018 ел, 1 июль) Татарстан Росреестры эскроу-счет кулланып өлешле төзелештә катнашуга 1576 шартнамә теркәде.

Юридик затларның милкенә дәүләт теркәве һәм өлешле катнашу шартнамәләре бүлеге башлыгы Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, Татарстанда эскроу-счет механизмын кулланып 31 күпфатирлы торак йорт төзелә: 25 е - Казанда, Яр Чаллыда һәм Биектауда - икешәр, Алабуга һәм Лаешта берәр йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International