Чаңгы спринтыннан төнге стадион гөрләп торды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Актанышның спорт корылмаларына бай булуыннан күпләр көнләшерлек. Үзәк стадион гына да ни тора? Биредә волейбол, футбол уйнаудан тыш чаңгыда да бик рәхәтләнеп шуарга мөмкин икән. Алай гына да түгел, республикакүләм ярышлар үткәрергә уңайлы булуын күрдек. Сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирүче район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән стадионда чаңгы спринты узды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/M564RuzHRGI сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Бәйгедә мәктәп укучылары, оешма командалары эстафетада узышты. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән үк Актанышка килеп чаңгычыларның спринтта катнашуы - спорт чараларының кирәклегенә бер дәлил.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International