Театр сәнгате сөюче Актаныш тамашачысына богадылылар Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” драмасын тәкъдим итте. Спектакльне карарга килүчеләр әллә ни күп булмаса да, залда булганнары артистлар чыгышын бик ошатты. Яшь кыз Мөнирә белән урманчы Сәет мәхәббәте арасына Бөек Ватан сугышы килеп керә. Әллә язмыш, әллә ялгыш- Сәет сугыштан соң туган авылына түгел, ә ерак Себер якларына юл тота. Ә Мөнирә, гомере өзелгәнче, Сәетенә тугрылык саклый.

Спектакль хәзерге чор проблемаларын- экология, әхлак, авылларның юкка чыгуы һәм башка мәсьәләләр белән бергә кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне дә калку чагылдыра. Алисә һәм Әсфирә Хафизова, Альберт Мөхәммәтдинов, Ландыш һәм Динар Зәкиевләр, Данис Солтанов, Айгиз Миннәхмәтов, Ландыш Сабирова, Фәндүс Мостафин, Таңсылу Хафизова ышандырып уйнады. Тамаша барышында күңелләре тулып, күз яшьләрен сөртүчеләр күп булды.
Иске Богады коллективына “Халык театры” исеме 1984 елда бирелә. Оештыручыларның берсе булган Фирнаял Шәвәлиев, спектакльдән соң сәхнәгә менеп, артистларга уңышлар теләде.
Башкарма комитетның социаль агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров Богады халык театрына рәхмәт белдерде, тамашачыларны кичке ял вакытында, авыл җирлекләреннән килгән коллективлар чыгышын карарга Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараена чакырды.