Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрларга, аеруча югары белемле агроном, зоотехник, мал табибларына сорау һәрчак булды, бар һәм ул булачак. Заманча, компьютер белән җиһазландырылган куәтле техникаларны иярләү өчен нәкъ менә яңа мәгълүмати технологияләрне тирәнтен белгән, теоретик һәм практик белемнәргә ия булган яшь белгечләр кирәк.
Кызганычка каршы, яшь белгечләр җитмәү – авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль проблемаларның берсе. Авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерли торган уку йортларында белем алучы студентлар күп күбен, районыбыздан гына да кырыкка якын егет һәм кыз шундый белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерә. Әмма аларның күпчелеге шәһәр белән авыл арасындагы юлда, иртәнге томандай, эреп юкка чыга. Авыл баласын һаман да салалар түгел, ә таш калалар җәлеп итә.
Ел саен Татарстанда агро тармаклар өчен меңгә якын белгеч диплом ала. Төрле мәгълүматларга караганда, аларның һәр бишенчесе генә хезмәтен авыл хуҗалыгы белән бәйли. Кадрлар кытлылыгы безнең районда да үзен сиздерә. Проблема ни дәрәҗә кискен тора соң? Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова белән әңгәмә кордык. Бәлки, яшьләр бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы белгечләр өчен тудырылган шартлар хакында тиешенчә хәбәрдар түгелдер –шушы сорауга да ачыклык кертү иде максат.
- Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы тармагында 1950ләп кеше хезмәт куя. Аларның зур күпчелеге махсус урта белемле. Аңлашылганча, урта белемле хезмәтчәннәр тармакта дистә еллар эшләүче затлар. Алар укып кайтканнар һәм тамырларын туган җирдә җибәргәннәр. Авыл хуҗалыгында династияләре белән эшләүче гаиләләр бар безнең – аларның гомуми хезмәт стажын исәпләп карасак, гасырдан артык килеп чыга. Горурланырлык бу! Җиргә тугры калган кыз-улларыбыз илебезне икмәкле, итле-сөтле итүдә зур хезмәт куя. Еллар үткән саен, буыннар өлкәнәя – менә шунысы борчый. Статистика күрсәткәнчә, бүген районның агропромышленнсть комплексында эшли торган белгечләрнең 40 проценты гына 35 яшькә кадәр, 20 проценты инде пенсия яшендә. Димәк, хезмәт белән чыныккан буынга алмаш кирәк, - ди Наилә Флорид кызы.
- Актаныш районы шушы алмашны әзерләүдә нинди дә булса эшчәнлек алып барамы соң? Хуҗалыклар үзләре кызыксынамы яшь белгечләр белән? Аларны җәлеп итәрлек шартлар бармы районда? Соңгы елларда агро уку йортларына студентларны җәлеп итү һәм уку өчен уңай шартлар тудыру буенча бик күп чаралар күрелә – Актаныш укучылары бу хакта беләме?
- Чыннан да, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә игътибарны арттыру максатыннан аграр уку йортлары студентларына өстәмә стипендия түләү тәкъдиме белән чыккан иде һәм ул Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланды. Актаныш районы студентлары арасында да әлеге стипендиягә ия булучылар бар. Мисал өчен, бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында 32 райондашыбыз белем ала, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 6 студентыбыз укый. Саннар сөенерлек дәрәҗәдә үк күп түгел, әмма алар бар.
- Бу стипендиягә кемнәр дәгъва кыла ала?
- Махсус стипендияне алыр өчен билгеләнгән шартларны үтәү кирәк. Моңа кадәр югары аграр уку йортына керүчеләргә район юллама бирә иде дә, алар шушы юллама нигезендә, стипендия алдылар. 2019 елдан исә бу юнәлешкә күпмедер үзгәреш кертелде. Башта булачак студент райондагы билгеле бер хуҗалык белән килешү төзергә тиеш. Юллама шушы килешү нигезендә генә бирелә. Стипендия дә студентка шушы хуҗалык хисабыннан түләнә. Югары уку йортында укучы студент өчен аның күләме 10 000 сум булса, махсус урта белем үзләштерүчеләр өчен бу сумма 6 000гә тәңгәл. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге суммаларның яртысын кире хуҗалыкка кайтарып бирә – ягъни, хуҗалык үзенә яшь кадрны республиканың ярдәмен тоеп әзерли дигән сүз бу. Белгеч инде эш эзләп йөрми – туры шушы җәмгыятькә кайта. Иң мөһиме, хуҗалык стипендия түләп укыткан икән, белгеч шушы җәмгыятьтә нәкъ дипломда язылган белгечлеге буенча өч ел эшләргә бурычлы.
- Укып та кайталар, дисез бит инде. Әмма ни өчен алар кире китәләр соң? Бәлки, аларны хезмәт хакы, эш шартлары канәгатьләндерми торгандыр?
- 2019 елда Актаныш районы буенча авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 24 500 сум күләмендә теркәлгән. Бу аз акча түгел. Өстәвенә бит әле, яшь белгечләргә өстәмә түләүләр дә каралган. Әйтик, югары белем үзләштергән яшь белгечкә бер тапкыр 300 000 сум күләмендә "подъемный" акча бирелә, аннан бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакына 7 500 сум өстәп түләнә. Махсус урта белемле белгеч өчен "подъемный" 150 000 сум итеп билгеләнгән. Ай саен түләү, шулай ук, 7 500 сум. Монда инде белгечлек буенча эшләү мәҗбүри. Эшкә алынасы кеше район авыл хуҗалыгы идарәсе белән килешү төзи һәм, шуның нигезендә, 3 ел эшләргә бурычлы. Үзенең киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләге булган яшь кешегә, нигә мондый мөмкинлекләрдән файдаланмаска?! Моннан тыш, дәүләт торак фонды яшь белгечләрне тораклы итү юнәлешендә дә хәрәкәт алып бара.
- Районның кайсы хуҗалыклары бүген студент укыта?
- Заманасына күрә, мөмкинлекләр җитәрлек. Хуҗалыклар хәзер алга карап фикер йөртә. Алар иртәгә кирәк булачак һөнәргә бүген укыта. Нәкь менә үзләрендә кытлык булган кадрлар әзерли алар. Мисал өчен, “Наратлы” хуҗалыгы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында бер студентны мал табибы белгечлегенә укыта. “Таң” , “Нур”, “Нигез”, “Тамыр” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы Казан дәүләт аграр университетында инженер белгечлеге буенча кадр әзерли, “Нигез” һәм “Нур” хуҗалыкларына югары белемле мал табиблары да кайтачак.
- Ә өч ел эшләмәсә, аңа бирелгән акчаларның язмышы ничек хәл ителә?
- 150 000 һәм 300 000 сумнар – болар яшь белгечкә бер тапкыр гына түләнә торган сумма, ягъни ул аны, вакытыннан алда киткән очракта, тиененә кадәр кире кайтарып бирергә тиеш. Ә хезмәт хакына өстәлеп бирелә торган сумма ул эшләгән чорга гына түләнә, аннан соң, билгеле, туктатыла.
- Актаныш районында шушы акчаларны дәүләткә кире кайтарып бирү очраклары булдымы? Әллә инде яшьләр, бик теләмәсәләр дә, өч елга түзәләрме?
- Күпчелек белгеч, бер эшкә урнашкач, шушы урында кала инде ул гадәттә. Ул бит нәкъ менә авыл хуҗалыгы сферасында хезмәт итәр өчен укыган. Аңлы рәвештә сайланган һөнәр бит ул. Әмма арада үз һөнәрләренә тугры кала алмаучылар да очрап тора. Мисал өчен, берничә ел элек районыбызның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайтты, "подъемный”ларны да алды ул, тик ярты ел эшләгәннән соң ул үзенең сала тормышы өчен яратылмаганын аңлады булса кирәк – дәүләт биргән акчаларын тапшырып, егетебез Яр Чаллы шәһәренә юл тотты. Менә шундый тәҗрибә бар.
- Гомумән, районның авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә? Кайсы хезмәт вәкилләренә сорау аеруча зур?
- Хәзерге вакытта районның бу тармагында 200гә якын белгеч эшли. Болар - мал табиблары, инженерлар, агрономнар, икътисадчылар. Соңгы биш ел эчендә районга 12 белгеч кайты, 2019 елда – өчәү. Кадрларга ихтыяҗ даими туып тора - безгә бүген һәр һөнәр иясе кыйммәт: ул булсын белгеч, ул булсын эшче класслар. Дөрес, язгы-көзге кыр эшләре чорында Актаныш технология техникумы укучылары ярдәмгә килә. Алар үзләренең хезмәт практикасын хуҗалык басуларында, механизаторлар янында үтәләр. Бу, әлбәттә, ике як өчен дә файдалы.
- Тармактагы кадрлар сәясәте кайчан да булса бер уңайланыр кебекме?
- Кадрлар буенча хәл итәсе проблемалар шактый күп булса да, аларның уңышлы хәл ителүенә ирешергә кирәк. Ни өчен кайбер хуҗалыкларда хезмәт куючылар еш алышынып тора? Менә шушы сорауга да җавап тапмый торып, ул кадрлар агымын туктатып булмаячак. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларында аеруча сизелә кадрлар алышынып тору –зур хуҗалыкларда бу гадәти хәл, дияр күпләр. Төгәл сәбәпне ачыклау өчен, анализ ясап карау шарт: ни өчен китә алар? Иң мөһиме: кадрлар әзерләү һәм аларны районга кайтару эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Моның яңа юлларын табу зарур. Авыл хуҗалыгы тармагын ел саен яшәртүне дәвам итмәсәк, кече Ватаныбызның язмышын күзаллау бер дә кыен түгел – ул югалтулар кичерәчәк.
Әйе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова сүзләрендә хаклык бар. Тормыш, яшәеш даими үзгәрә, вакыт агымы әледән-әле көтелмәгән, моңача күрелмәгән яңалыкларын кертеп кенә тора. Җитештерү тармаклары нинди генә заманча технологияләр таләп итмәсен, шул ук игенен дә кеше куллары үстерә, ит-сөт муллыгы өчен дә аның булдыклылыгы таләп ителә. Димәк, без авыл тормышын үз итеп туган туфракта нигез корганбыз икән, бай да, тук та яшәргә хаклыбыз. Моның өчен барыбыз да җаваплы – сиңа яки миңа гына аударып калдырып булмый икмәкле ил язмышын.