“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары Актаныш мәгарифендәге яңалыкларны, эш тәҗрибәсен өйрәнә

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Мәгариф” журналы редакциясе җитәкчесе – баш мөхәррир Сөмбел Таишева, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашып, республика, ил һәм дөнья мәгарифе  XXI гасырга куйган бурычларның Актанышта -  бакча-мәктәпләрдә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, технологик техникумда, “Бүләк” укыту үзәгендә хәл ителеше буенча фикер алыштылар. Актаныш мәгарифенең яңа алымнарын, белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы эшчәнлекнең, өстәмә белем бирү учреждениеләренең, сәнгать, спорт мәктәпләренең балаларның сәләтләрен ачудагы ролен чагылдырып, уникаль шәхесләр белән таныштырып, көнүзәк актуаль язмалар әзерли алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International