15 гыйнвардан Актанышта халык театрлары фестивале старт алды. Быел ул ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. 7 февральгә кадәр театр сөюче тамашачы Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында районыбызның халык театрлары тәкъдим иткән спектакльләрне карый алачак.
20 гыйнварда районның үзәк сәхнәсендә Иске Байсар халык театрының “Язлар моңы” драмасы. Драма Ә.Гаффар әсәре буенча сәхнәләштерелә.
22 гыйнвар кичендә Иске Кормаш халык театры Г.Сабитовның “Кичерелмәс гөнаһ” драмасын район сәхнәсенә алып менә.
25 гыйнвар кичендә сәхнә Пучы халык театрыныкы. Актанышлыларга Ә. Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр” драмасын Пучы үзешчән артистлары башкарылышында карау мөмкинлеге тудырыла.
26 гыйнвар көнне Иске Сәфәр халык театры Ә. Атнабаевның “Ана хөкеме” драмасын сәхнәләштерә.
31 гыйнварда Зөбәер халык театры Актаныш сәхнәсендә Ә.Гаффарның “Язлар моңы” драмасы белән.
7 февраль кичендә Актаныш районының халык театрлары фестивален кировлылар төгәлли. Бу көнне Киров халык театры тамашачы хозурына Т.Гыйниятуллинның “Җир белән күк арасында” драмасын тәкъдим итә.
ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган театрлар 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 100 сум.