Бүген, Актаныш кызы, халкыбызның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың туган көне

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 15 гыйнварда, Актаныш кызы, халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Әлфия Авзалованың туган көне, исән булса, бөек җырчыга 87 яшь тулган булыр иде.

Әлфия апа моңы, Әлфия апа аһәңе, Әлфия апа рухы һәр татар кешесенең күңелендә яши. Актанышлылар Әлфия Авзалованы онытмый: 2019 елның 30 ноябрендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта интерактив музей ачылды. Музейдагы дәресләрдә укучылар актив катнаша. Бу хакта тулырак https://youtu.be/ak9_Zw2MtBY   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Моң патшабикәсенең исемен туган ягыбызда мәңгеләштерү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International