СЕР ИТЕП КЕНӘ: Актаныштагы спорт ветераннарының хыялы чынга ашармы?

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Актанышның үзәк стадионында беренче тапкыр гамәлләштерелгән чаңгы спринтында  спорт ветераннарын да күпләп очратырга мөмкин инде.

Аларның берсе – районның спорт үсешенә лаеклы өлеш керткән Шамил Латыйпов. Бүген дә Шамил Әдһәм улы чаңгы спортына мөкиббән киткән кеше. Алай гына да түгел, үзе салган чаңгы эзенә моннан ун ел элек дүрт яшьлек оныгы Лиананы бастырган тренер да ул.

- Беренче тапкыр чаңгыга басканда, оныгым бишенче яше белән бара иде. Аның белән йөреп чыккан беренче чаңгы әйләнәсе әле дә истә: шуны урап чыкканчы, йөз генә тапкыр егылганбыздыр. Бүген индеЛианам VII сыйныфта белем ала, чаңгы спорты белән дә бик теләп, нәтиҗәле шөгыльләнә. Тренерлары да оныгыма өметләр баглый, - ди Шамил Латыйпов.

Спринтны тамаша кылырга килгән өлкән буын вәкилләре чаңгы спортының бу төрен яратып кабул итте. Башка районнарда үткәрелеп килгән ярышның Актанышта күптән гамәлгә куелырга тиешлеген билгеләп үтте алар. Өстәвенә, өлкәннәрне үзәк стадионда булдырылган чаңгы юллары кызыктырды кебек.

- Бүләк, Нөркә бистәсендәге чаңгы трасссалары безнең өчен куркыныч инде хәер. Травма алу куркынычы зур. Стадионда исә тынычлап, үз җаеңа чаңгыда йөрергә була. Кыш әле озын – безгә мондый мөмкинлек саклансын иде, - дигән теләк тә белдерде алар.

Гомумән, лаеклы ялдагы физкультурачылар нәкъ менә алар призына укучылар арасында  чаңгы ярышы үткәрү хакында хыяллана.

- Район башлыгы, Кыш бабай призына чаңгы ярышлары бар районда. Бу бик яхшы. Менә өлкәннәр призына да шундый ярыш үткәрәсе килә. Күңелле бер бәйрәмгә әверелдерәсе иде аны – без инде лаеклы ялда булсак та, үсеп килүче буынга бирерлек тәҗрибәбез бар безнең, - ди бу уңайдан Шамил Латыйпов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International