Актаныш районы кышкы спортның иң популяр төре саналган чаңгы спортын аеруча якын күрә. Кышкы сезонда даими оештырылып килүче спорт чараларының күплеге дә моны дәлилли. Быел Актанышның чаңгы спорты үзен тагын бер юнәлештә сынап карарга исәп тота – бүген районда беренче тапкыр чаңгы спринты оештырыла. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге чара тәүге кат кына гамәлгә куелса да, ул инде регионара статуста үтә, чөнки ярышка актанышлылар гына түгел, Түбән Кама, Яр Чаллы кебек зур калалалардан да чаңгы спортын үз итүчеләр җыелачак.
- Без чаңгы спринты оештыру хакында ике ел элек уйлана башладык. Башка елларда, ничектер, җай чыкмады: йә кары аз булды, йә уңайлы көн билгели алмадык. Быел инде районда бу ярышны үткәрүне максат итеп куйдык. Монда район башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасын да билгеләп үтәргә кирәк: ул, җитәкче буларак, сәламәт яшәү рәвешенә җитди игътибар бирә. Актанышлыларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: спорт комплекслары, боз сарайлары, чаңгы трассаларыбыз бар – рәхәтләнеп файдалан гына. Бу юлы хәтта үзәк стадионны да чаңгы трассасы итәбез – спринт нәкъ менә шушында оештырыла, - дип, бүген үтәчәк чара хакында бәян итте район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев.
Чаңгы бәйрәменең искечә Яңа ел киченә туры китерелүе дә очраклылык түгел.
- Бәйрәмне өстәл артында гына каршы алырга дигән сүз юк бит. Без халыкны саф һавага – үзәк стадионга чакырабыз. Халык сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны арттырсын иде! – дигән теләген дә белдерде Айдар Илфат улы.
Күпләр өчен спринт яңа атама булып тора. Гади телдә әйткәндә, чаңгы спринты – ул ике спортчыдан торган командалар белән эстафета, алар чиратлашып бер-берсен алмаштыра, трассаның 3-6 әйләнәсен чаңгыда йөгереп уза. Бүгенге кыска арадагы эстафета да шушы кагыйдәләргә нигезләнеп гамәлләштерелә. Чарада Актаныш үзәгендәге оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, җирлек командалары катнаша ала.
- Чаңгы спринты күңелле мизгелләргә бай булачак. Стартларны да салютлар белән бирергә планлаштырабыз. Приз фонды да саллы – аның өчен көрәшергә дә була! Барлык райондашларыбызны, районыбыз кунакларын чаңгы бәйрәменә чакырып калабыз. Килегез – үкенмәссез! - ди районның баш спортчысы Айдар Иманаев.
Әйдәгез, хөрмәтле спорт сөюче дуслар, искечә Яңа елны яңача – чаңгы трассасында каршы алыйк. Сезне бүген, 13 гыйнвар кичендә, 18.00 сәгатьтә, үзәк стадионда көтеп калабыз – җанатарлар да кирәк!