САЛАВАТКА 60: юбилярны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген бөтен җир шарына таралган татар халкының яраткан җырчысы, бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган Салават Фәтхетдиновның туган көне, юбилее- Салават Зәки улына 60 яшь тулды.

Салаватны актанышлылар аеруча ярата, үз итә: бәгырьләргә үтеп керерлек җыр-моңнары өчен генә түгел, Актанышның асыл кызы, татарның моң патшабикәсе Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерүдә бик зур өлеш кертүе барыбызга үрнәк.

Салават Фәтхетдиновны юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов беренчеләрдән булып котлады. Энгель Нәвап улы җырчының инстаграмдагы шәхси битенә “Чын күңелдән актанышлылар исеменнән котлыйбыз! Исәнлек бирсен Сиңа, шулай халкыбызны сөендереп яшә!” дип язган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International