Энгель Нәвап улы Раббанине чираттагы лаеклы җиңүе белән котлап, районның көрәшчеләренә - Россия чемпионнарына бирелүче максатчан премияне иясенә тапшырды.
103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов фикеренчә, шәхси секторларда янгыннар санын киметүнең бердән-бер юлы - автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) урнаштыру. Сүз аз керемле, күп балалы, социаль яктан куркыныч гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләр турында гына бармый – райондагы һәр йортта булырга тиеш мондый төр хәбәриткечләр.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/Ily0z8A1uuk сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.jpg)
Актаныш районы җирлекләре дә Яңа елны зур әзерлек белән каршы алды. Аларның әзерлеге белән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендәге махсус комиссия танышып чыкты.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/dzK9FDOfWds сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.jpg)
Дүшәмбе көнне хакимият бинасында үткән киңәшмәдә әлеге матурлыкны барлыкка китерүдә зур көч куйган оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре хөрмәтләнде.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.jpg)
Лаеклы беренче урынны Актаныш технология техникумы яулады, икенче урында – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, өченче урында – “Ромашка” балалар бакчасы. Җиңү яулаучыларга дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.jpg)
6 гыйнвар көнне хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яңа елга әзерлек буенча нәтиҗәләр ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев иң яхшы яңа ел бизәлеше ясаган оешмаларны атап, алар арасында җиңүчеләрне билгеләп үтте.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
.jpg)
Быелдан Актаныш хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсеннән бәби алып чыгу тагын да бәйрәмчә төс ала, чөнки биредә нәни кешене каршылау өчен махсус бүлмә булдырылган. Илдар Сәлимгәрәев бүген кызын нәкъ шушы бүлмәдә тәүге тапкыр кулына алды.
.jpg)
Бүген, 6 гыйнвар көнне, Актанышның хакимият бинасында 2020 елның тәүге киңәшмәсе үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән чарада җирле үзидарә, оешма-хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр кысасында Яңа ел чорында үткән чараларга нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр хөрмәтләнде.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- юлларда көчле бозлавык (һәм Казанда);
- төнлә томан.
· Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә кар явачак.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-5º.
Көндез максималь һава температурасы 0..-3º.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Бүген, 5 гыйнвар көнне, Бурсык авылында гомер кичерүче иң өлкән кеше – Камалов Галимҗан Камал улы, районның озын гомерлеләр сафын тулыландырып, үзенең 90 яшен каршы алды.
Хәер, Бурсык авылының Әлмәндәр картына (аны авылдашлар нәкъ шулай дип атый) һич кенә дә 90 яшьне биреп булмый: хәтере моннан дистә еллар элек булган вакыйгаларны да эзлекле рәвештә саклап килә, зиһене ачык, күзләре күрә, кул-аяклары хәрәкәттә. Өстәвенә, хуҗалыгында сарык малы тота, ихатада тавыклары гөрләшеп йөри, өстәлендәге балы да үз умартасыннан аның. Җәйге чорда авылдашларын шаккаттырып мотоциклда җилдерә Галимҗан ага, тугызлы чалгы белән киерелеп печән чаба.
